Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Лилия Сәләхетдинова: «Бер авыру өстенә тагын берне алып кайту — ахмаклык булмасмы?»

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова белән очраштык. Кергәч, Лилия апа: «Әйдә чәй эчик», - диде. Чашкалар өстә иде, ә аның буе җитми... Шул вакыт уйлап куйдым: Лилия апаны парлы итеп яратканы өчен Аллаһ Тәгаләгә мең рәхмәт.

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова сүзләренчә, сау-сәламәт кызларның үзләренә кимчелекләр уйлап чыгару — ул юк-бар белән шөгыльләнү. «Мин ямьсез, мин мондый, мине кияүгә алмыйлар», — диюче сау-сәламәт кызларга аның киңәше: «Юк-бар белән башыгызны катырмагыз. Кимчелек — ул, эшсезлектән интегеп, үзең булдырган проблема гына. Һәр кеше дә парлы яратылган. Егетләргә ошыйм дип матур булырга кирәкми. Сөйгән ярың сине эчке дөньяң өчен яратырга тиеш», — ди Лилия апа.

«Әтисе башта никахка каршы иде»

Лилия апа, Аллаһка шөкер, кияүгә чыктыгыз. Сезнең өчен чиксез шатмын.

Әйе, ир — ул терәк, таяныч. Тигез яшәргә язсын.

Сезнең танышу тарихыгызны укып беләм, әмма шәхсән миңа сөйләгәнегез юк. Сорыйм инде: ничек таныштыгыз?

Танышу тарихыбызны сөйләргә әзермен, чөнки ул көннәр хәзер минем өчен якты хәтирәгә әверелде. Без «Ярдәм» мәчетендә таныштык. Ришат саңгыраулар төркемендә иде. Мин аларга фонд буенча экскурсия үткәрдем. Ул мәчеткә волонтер буларак килгән икән, әмма мин моны белми идем, шуңа күрә экскурсия дәвамында: «Нишләп миңа карый икән бу? Тәрҗемәчегә карарга кирәк бит», — дип аптыраган идем. Ә ул мине ишетә икән бит. Шулай итеп танышып киттек.

Танышу, якынайшу ничек барды?

Февраль аенда Ришат миңа: «Сез кайда торасыз?» — дип язды. «Киләсезмени?» — дидем. «Әйе, киләм», — ди. Нәрсә булса шул булыр дип, аны кунакка чакырырга булдым. Килде, чәй эчтек. Мин ул вакытны апамда яши идем. Ә апам фатирны сатып кына алган иде әле, ягъни өйдә җиһазлар юк иде. Хәтта чәйне дә без өстәлдә түгел, ә креслода эчтек. Шуны әйтәсем килә: Ришат миңа ярты ел «сез» дип эндәште.

Ришатның беренче бүләген хәтерлисезме?

Беренче бүләк дип инде… «Сиңа нәрсә кирәк?» — диде ул. Мин аңа алдан ук: «Чәчәк алма», — дидем, чөнки чәчәк үзе дә, Ришатның акчасы да кызганыч. «Акча әрәм итеп йөрмә», — дип, чыннан да кирәкле әйбер сорый идем. Мәсәлән, лимон яисә башка әйбер. «Мондый сәер бүләкләрне мин генә бирәмдер», — ди иде ул.

Ришатның әти-әнисе сезне тиз арада кабул иттеме?

Әтисе башта безнең никахка каршы иде. Аның җавабын ишеткәч, көтеп торырга булдык. Килешер әле дигән өмет бар иде. Күзгә-күз күрешкәч, килеште бит, Аллаһка шөкер.

Аның «юк» дигән сүзен кимсетү дип кабул итмәдегезме?

Юк, әлбәттә. Аның бит никахка риза булмаска хакы бар. Сау-сәламәт кызларны да кире борып җибәрәләр. Ришат: «Барыбер өйләнәм», — дигәч тә, мин: «Әти кеше риза түгел икән, ярамый», — дидем.

Хәзер аның әти-әнисе белән яхшы мөнәсәбәттәме?

Әйе, әлбәттә. Мин аның әтисенең башта мине кабул итмәвенә бер дә үпкәләмим. Әти улы өчен курыккан — бары шул. Бүген алар белән яхшы аралашабыз, күз тимәсен. Әнисе белән, гомумән, дус кызлар кебек.

Туйга кадәр күпме йөрдегез?

Бер ел дәвамында йөрдек. Ришатка әзерләнергә тиешлеген әйттем. Өйләнү — ул уен эш түгел. Безнең очракта бигрәк тә өйләнү — зур җаваплылык. Миңа: «Сиңа өйләнәсем килә», — дип ярты елдан әйтте. Мин ризалыгымны белдердем.

Кулыгызны ничек сорады?

Өйләнергә теләгәнен әйткәч, әниләргә шалтыратып: «Без бу атнада кайтабыз», — дидем. Өйдәгеләр безнең йөргәнне белә иде, әмма мөнәсәбәтләребезнең дәвамлы булуына ышанып бетми иделәр. Беренче кайтканда, әти-әниләргә Ришатның минем кулымны сорарга кайтуын әйтмәдем.

Гаиләдә кем күбрәк яратырга тиеш?

Мәхәббәт бертигез булырга тиеш дип уйлыйм. Ярату — ул «Мин сине яратам» дип әйтү генә түгел. Ярату — ул хөрмәт, аңлау, битараф булмау. Кайвакыт, хәтта сиңа кызык булмаганда да, аның сүзең тыңлау да мәхәббәткә керә. Мәсәлән, без эштән кайткач, сөйләшәбез, алга планнар корабыз. Бер-береңне ишетү, фикерләргә колак салу һәм башкалар — болар барысы да мәхәббәт. Әлбәттә, фикерләр кайвакыт аерыла, әмма шулай да бер фикергә килергә тырышырга кирәк.

Нинди сорауларда фикерегез төрле?

Вак-төяк була бит инде. Мәсәлән, минем битемдә косметология проблемалары бар. Ришат косметологка барырга киңәш итә, әмма мин җитдирәк әйберләр турында уйларга кирәк, дим.

Ә ул проблемалар каян барлыкка килде?

Алар салкын тиюдән барлыкка килде. 12 яшемдә без Яшел Үзәнгә барган идек. Полиция туктаткач, бер сәгать салкында торырга килде. Ә машинада мич юк иде. Менә шуннан барлыкка килде әлеге проблемалар. Әгәр мин салкында йөрсәм, битемдә үлек барлыкка килә.

«Билетлар буенча да коляска белән кермәячәксез, диделәр»

Гафу, сорыйм, Ришат сездән оялмыймы?

Башта бәлки оялгандыр да. Әле очрашкан вакытта гына булгандыр ул, әмма мин аны сизмәдем. Дөресрәге, ул сиздермәде.

Концертларга, театрларга еш йөрисез...

Элек йөри идек, әйе, әмма хәзер акча ягыннан әллә ни җәелеп китеп булмый.

Бәлки концертны оештыручылардан сорарга кирәктер?

Юк инде, алай сорап йөреп булмый. «Барс Медиа» дан «Татар җыры» фестиваленә кертегез дип сораган идем. Билетсыз гына түгел, хәтта билетлар буенча да коляска белән кермәячәксез, диделәр.

 

Юк инде, алай сорап йөреп булмый. «Барс Медиа» дан «Татар җыры» фестиваленә кертегез дип сораган идем. Билетсыз гына түгел, хәтта билетлар буенча да коляска белән кермәячәксез, диделәр.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр концертны карарга тиеш түгелмени?

Юк, димәк. Миңа бит хәтта урын да кирәкми, коляскада утырып карый алам. «Юк», — диделәр.

Сез анда бармыйча әллә ни югалтмадыгыз…

Аңлыйм, әмма аларның миңа карата шундый мөнәсәбәтләре бер дә ошамады. Әле өстәвенә мин җырлар авторы да. Ярый әле минем җырлар быел катнашмады. Әгәр сәхнәдә минем җырларым башкарылса, тавыш чыгара идем.

Үзләренең сәламәтлегендә проблемалары булганнар яр итеп шулай ук сәламәтлек ягыннан кимчелекләре булганнарны сайларга тырыша. Ришат сау-сәламәтме?

Әйе, ул сәламәт, Аллаһка шөкер: күрә, ишетә, үз аякларында йөри. Әмма, минемчә, ике авыру кеше бергә икән, аларга тагын да авыррак була.

Ул иңнәренә йөкләнгән җаваплылыкны сизәме?

Әлбәттә, ул минем ярдәмгә мохтаҗ булуымны аңлый. Һәрвакытта да булыша. Авыр сүз әйткәне юк.

Ришат өйдә булмаганда, берәр җиргә барырга кирәк булса, нишлисез?

Инвалидлар өчен махсус такси бар, әмма андагы бәяләр минем өчен кыйммәт. Аларның өй янына килүләре дә өч йөз сум тора. Шуңа күрә гадәти такси чакырам. «Менеп алалмассызмы?» — дим. Аларга такси бәясен икеләтә түлим. Шулай арзанрак чыга.

Менеп алалармы?

Төрле кеше була инде, кемнәрдер кире кага. Әмма яхшы кешеләр дә бар. Ни генә дисәң дә, акчаны икеләтә түлим бит. Алар миңа бушлай ярдәм итми.

Автобусларда йөреп булмыймы?

Элегрәк автобуска кертмиләр иде, әмма хәзер өйрәнделәр инде. Булышу дигән әйбер сирәгрәк шул хәзер. Бу сорауны мин мэрия дәрәҗәсендә күтәрдем. Үз хокукларыңны якларга кирәк.

Ашарга ничек пешерәсез?

Ришат ярдәм итә. Мин үзем пешерә беләм, әмма миңа ассистент кирәк. Идәннәрне еш юарга туры килә, чөнки пычрак, коляскага ияреп, фатирга керә.

Ришат бала телиме?

Әлегә безнең фатирыбыз юк. Әгәр торак булдырсак, мөгаен, балалар йортыннан бала алыр идек. Ни кызганыч, мин аңа сау-сәламәт бала бүләк итә алмам шул. Ул, әлбәттә, үзенекен тели. Әмма… Бер авыру өстенә тагын берне алып кайту — ахмаклык булмасмы дигән сорау бар ич әле.

Солтан Исхаков

Мин бу ачы хакыйкатьне инде күптән кабул иттем, әмма Ришатка авыр. Кешеләр дә сорап куя: «Бәби алып кайтасызмы әле?» — дип. Нәрсә уйлап язалардыр инде?! Сәламәт булмавым билгеле бит.

Шулай да безне гаилә булып кабул итүчеләре өчен рәхмәт. Ә кеше сөйләде һәм сөйләячәк. Безнең никахка мэрыбыз Илсур Метшин да килде. Әй сөйләделәр инде: «Туганнар икәнсез» — дип. Сөйләсеннәр, ярый. Бу көнчелек эшедер.

Ә бу фатир сезнеке түгелме? (Лилия апа сөйләшер өчен мине кунакка дәшкән иде).

Юк, бу безнеке түгел. Арендага алып яшибез. Бер хезмәт хакы шунда кереп китә инде.

Ришат китәр дип курыкмыйсызмы?

Юк, мин аңа ышанам. Ул китмәс, ләкин мин аңа тагы да авырлык өстәсәм китәргә дә мөмкиндер. Бүгенге хәлемне ул авырлыкка санамый да.

Сезнең гаиләдә кем көнчерәк?

Ришатка караганда, мин көнчерәк.

Бу югалтудан курку хисе түгелме?

Хм, ничек куйдың соравыңны. Бәлки югалту хиседер дә, әмма барыбер мин Ришатка ышанам.

Әгәр дә: «Китәм», — дисә…

Җибәрәчәкмен, аны янымда тотарга хакым юк. «Китәр» диючеләр бар. Ә аларныкы китмәсме?.. Дүртәр, өчәр бала белән хатыннарын калдырып китүчеләр бар. Ул бит синең нинди кыяфәттә булуыңнан тормый. Аллам сакласын, әлбәттә.

Ир-атка нәрсәдер җитмәсә, ул «рәхәтлекне» читтән эзли башлый…

Нәрсә әйтергә теләгәнеңне аңладым. Бу планда безнең проблемалар юк. Әйе, мин авыру, әмма хатын-кыз буларак мин дә назлы була беләм. Ришатка игътибар күбрәк кирәк.

Сез диндә. Ислам кануннары буенча никахка кадәр үбешү, кулга-кул тотынышу ярамый.

Әйе, мин моны төгәл белә идем. Ришат әле исламга килә генә. Минем белән аралаша башлаганда, ул ислам кануннарының барысын да белми иде. Әлбәттә, безнең арада никахка кадәр бернәрсә дә булмады. Никахтан соң өйдә яулыкны сала башлагач, Ришат миңа: «Яулыгыңны саласыңмыни?» — диде. «Салам инде, кияүгә чыктым бит», — дидем. Аның өчен бу шок иде. Минем чәчемнең кыска булуын да белми иде.

Талашулар буламы?

Сүзгә килүләр була инде. Талашмасаң, кызыгы да юк бит аның. Мин беренче булып сөйләшә башлыйм. Гаеп күбрәк хатын-кызда буладыр, чөнки без гадәттә эмоциональ булабыз. Минем дәшмәвемне ул авыр кабул итә. Ике сәгать сөйләшми торсак, миңа да авыр була. Без бит икәү генә, икебезгә терәк булырга кирәк.

«Коляскам янды»

Коляскагыз шартлаган иде дип беләм.

Әйе, шартлаган иде шул. Хәзер менә халык ярдәмендә фонд яңаны алып бирде. Ул булмаганда, башка коляскада йөрдем. Әмма теге шартлаган коляска күпкә уңайлырак иде.

Ничек шартлады ул?

Мәскәүгә «Мужское/Женское» тапшыруына төшәргә бардык. Анда очканда, аны сүтмәделәр, әмма кайтканда, аккамуляторын аерырга кирәк, диделәр. «Аермагыз», — дигән идем. Шулай итеп барыбер минем рөхсәтсез аердылар. Аера белгәннәр, ә менә дөрес итеп тоташтыра белмәгәннәр. Колясканың зарядкасы беткәч, зарядкага куйдык. Шулай итеп зарядкада торганда, шартлады да.

Колясканы зарядкага өйдә куйган идегезме?

Юк, Аллаһка шөкер. Гаражда калдырган идем. Аллам сакласын, кеше фатирын яндырырсың. Гомергә дә түләп бетерә алмас идем. Аллаһ үзе безне саклаган.

«Инвалид булуымны махсус исемә төшерсәләр, кәефем төшә иде»

Лилия апа, сез шулкадәр ачык кеше. Психологик яктан кыенсынмыйсызмы?

Хәзер кыенчынганым юк, әмма бер 12-13 яшьләрдә мин дә ояла идем. Дус кызларым егетләр белән йөри иде, ә мин йөрмим. Без гаиләдә биш кыз. «Аллаһы Тәгалә нигә нәкъ менә мине рәнҗеткән?» — дип сорый идем. Балачакта сораулар күп иде. Мәктәпне тәмамлагач, бераз гына кыенсынуларым кимеде. Шигырьләремне Интернетка куя башладым, шулай итеп кешеләр белән аралашам.

Балачакта терелүегезгә ышана идегезме?

Әни: «Кызым, язга сыерчыклар кайта, алар сиңа аяк алып кайта», — ди иде. Чын, ышана идем. Әмма үсә төшкәч, сыерчыкларның кайтуына, әмма минем һаман аяксыз булуыма инана идем. Бер мәлне әни шул ук сүзләрен әйткәч: «Әни, җитте инде», — дидем. Әни шул вакыт елаган иде. Шуннан соң без бу темага башка аралашмадык.

Башта ник шигырьләрегезне Интернетка «элмәдегез»?

Компьютер юк иде. Биш кызлы гаиләнең матди хәлен аңлау авыр түгел. Район җитәкчесеннән компьютер сорап чыктым.

Ул кимчелекләрдән ничек арынырга?

Шәһәрдә яшәүче баерак кешеләр психологлар яллый. Миңа апаларым ярдәм итте. Алар һәрберсе үз өлешен кертте. Әти, мәсәлән, мине малай итеп тәрбияләде. Мин бит гаиләдә төпчек кыз, ә әти малай теләгән булган. Мин гел әтигә ияреп йөри идем. Туганнарым миннән беркайчан да оялмады.

Әмма башка кешеләр инвалид булуымны махсус исемә төшерсәләр, кәефем төшә иде. Шуны әйтергә кирәк: дингә килүем дә миңа ярдәм итте.

Соңгы елларда сезне кимсеткәннәре бармы?

Безнең мәчеттә кечкенә кибет бар. Мин ул кибеттә сатучы булып эшлим. Берсендә безгә бер кеше керде. Кергәч үк кәефе булмаганын сиздем. Бәлки өендә проблемалар булгандыр… Хәзер: «Бу нәрсә бармы, тегесе бармы?» — дип сораштыра башлады. «Бар», — дидем. Бу адәм: «Алып бирегез әле», — ди. «Үзегез алыгыз», — дидем. «Шуны да алып бирә алмагач, нишләп утырасың монда?», — ди. «Гафу итегез, мин сезгә бернәрсә дә сатмыйм. Кибеттән чыгып китегез», — дидем. Әлбәттә, аңа җавабым ошамады. «Миңа кирәк бит», — ди. «Юк, мин сезгә сатмыйм. Чыгып китмәсәгез, сакчыларны чакырам», — дидем. Чыгып китәргә мәҗбүр булды. Берничә көн үткәч, кире кереп, гафу үтенде. «Сез минем өчен инде кеше түгел», — дидем. Кеше бер тапкыр ышанычны югалта икән, яңадан шул ышанычны кире кайтару бик авыр.

Ришат белән танышканчы, башка егетләр белән дә аралашкансыздыр?

Егетләр язалар иде, әмма алар миннән көлә генә иде. «Әйдә күрешик», — диләр дә, үзләре килми. Самарадан бер егет белән аралаша идем. Без аның белән күрештек. Аңа ышанып чыгып киттем. Без шәһәр буенча йөрдек. Кире мәчеткә кайтканда ул миңа: «Ә мин өйләнергә теләгән идем», — ди. «Кемгә?» — дип сорадым, шаярып. «Сиңа», — ди. «Идем» дигән сүзе күңелгә тигән иде. Беләсеңме, нәрсә дип җавап кайтарды. «Миңа әни рөхсәт бирмәде», — ди. Ник килгән ул?! Ярый мин психологик яктан көчле, ә башка кеше нишләр иде… Кешене, ышандырып, аңа өмет өстәп, кемнең шулай рәнҗетергә хакы бар?! Мин аңа: «Мине мәчеткә кадәр кайтарып куй да тормышымнан юкка чык», — дидем.

Бүтән аралашмадыгызмы?

Никах булгач: «Менә бит бәхетең табылды», — дип язды. «Мин сиңа нәрсә әйттем? Минем тормышымнан югал, дидем бит», — дип җавап кайтардым. Башка аралашкан юк, Аллаһка шөкер. Аның кебекләр әнисе сүзеннән беркайчан да чыкмаячак. Аның булачак хатынын хәтта кызганып куям. Димәк, ул үзе мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә алмый.

Ә Ришат андый түгел. Әйткәнемчә, ул хәтта әти безнең никахка каршы булса да минем белән араларны өзмәде.

«Мин зарланырга яратмыйм»

Беренче каналдагы «Мужское/Женское» тапшыруына барып кайттыгыз. Нинди тәэсирләр калды?

Әлбәттә, безгә ошады. Әмма ашамлыклары гына хәләл булмады. Өстәлдәге ашамлыкларны күргәч: «Без аерым берәр җиргә барып ашый алабызмы?» — дип сорадым. Настя исемле кыз: «Менә бит бар», — диде. «Хәләл түгел бит», — дидем. Настя, бернәрсә дә аңламыйча, чыгып китте. Соңыннан кире кереп: «Гафу итегез», — диде. Ул хәләлнең нәрсә икәнен, гомумән, белми икән.

Авыр сораулар бирделәрме соң?

Юк, авыр сораулар күп булмады. Әмма мин күтәрергә теләмәгән тема турында сөйләштек. Ул - фатир темасы. Фатир булмавыбызны әйттек тә, Гордон: «Фатирыгыз юкмы?» — ди. Алар бу сорауны күтәрергә кирәк, диделәр.

Нишләп бу теманы күтәрергә теләмәдегез?

Мин бер дә зарланырга яратмыйм. Беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел. Кешеләр мине позитив кеше буларак кабул итә. Һәм бу миңа бик ошый.

Язмыш авырмы, Лилия апа?

Барысы да үзеңнән тора. Мәсәлән, шул ук коляска шартлавы минем өчен элегрәк бик зур проблема булыр иде. Бүген, Аллаһка шөкер, янымда терәгем һәм эшем бар. Хәзер дә кайгыра алам, әмма шуны аңлыйм: Ходай тәкъдиреңә ни язган, шул була. Нәрсә генә булса да, аны кабул итә белү кирәк. Мин үземне бер дә бәхетсезгә санамыйм. Бар булганына шөкер итә белергә кирәк. Гаиләм бар. Мин тугач, әниләргә мине балалар йортында калдырырга тәкъдим иткәннәр. Әмма алар мине калдырмаганнар. Әти: «Дүрт кызны бастырдык, бишенчесен бастырмасак та, утырып торыр», — дигән.

Бүген мин бәхетле хатын, Аллаһка шөкер. Тормышлар имин булсын, Амин.

 

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев