Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ләйсән Сәмәрханова “Нечкәбил” бәйгесенең ярымфиналына узды

Ул сентябрь башында Казанда үтәчәк. Ләйсән анда республиканың 31 районыннан һәм шәһәрләрдән җыелган 60 конкурсант белән бергә үз бәхете, татулыгы, сәламәт яшәү, гаилә кыйммәтләре, мәдәни һәм милли традицияләрне саклау серләре белән уртаклашачак. Егерме ел эчендә алар шактый тупланган. Бүген исә ул конкурс таләпләре буенча да, күңеле кушуы буенча да ире...

Ул сентябрь башында Казанда үтәчәк. Ләйсән анда республиканың 31 районыннан һәм шәһәрләрдән җыелган 60 конкурсант белән бергә үз бәхете, татулыгы, сәламәт яшәү, гаилә кыйммәтләре, мәдәни һәм милли традицияләрне саклау серләре белән уртаклашачак. Егерме ел эчендә алар шактый тупланган. Бүген исә ул конкурс таләпләре буенча да, күңеле кушуы буенча да ире Рөстәм, кызы Резеда, улы Раян белән бергә төрле хәйрия акцияләре оештыра. Шушы көннәрдә Сәмәрхановлар картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне өчен ифтар мәҗлесенә җыйдылар. Ак яулыклы әбиләргә, түбәтәйле бабайларга сәдакалар өләштеләр. Кунак итеп чакырылган Фәһим хәзрәт Сөләйманов Коръән укыды, вәгазь сөйләде, Фәния Исхакова мөнәҗәтләр әйтте. Мул табынлы өстәл артында җанлы аралашуга да, матур теләкләргә дә урын булды. Өлкәннәр Сәмәрхановлар гаиләсенә үзләрен олылаулары, хөрмәтләгәннәре өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр, кылган яхшылыклыры меңе белән әйләнеп кайтуын теләделәр. Ә без, үз чиратыбызда, Ләйсәннең финалга чыгуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев