Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ләйсән Сәмәрханова “Нечкәбил” ярымфиналында призер булды (+ фото)

Республиканың 30 районыннан 47 конкурсант катнашкан, "Казан-Арена"да узган ярымфиналда Сәмәрхановлар гаиләсе "Көнчыгыш чәйханәсендә фарфор туй көне"н театральләштерде һәм "Һөнәри бәйрәм" номинациясендә өченче урын алды. Аларга район мәдәният йортының Инна Минханова җитәкчелегендәге "Гольфстрим" биючеләре дә ярдәм иттеләр. Ә гаилә өчен "авырырга" район үзәк дәваханә хезмәткәрләре ике автобуска төялеп килделәр. Дистәләгән кешедән...


Республиканың 30 районыннан 47 конкурсант катнашкан, "Казан-Арена"да узган ярымфиналда Сәмәрхановлар гаиләсе "Көнчыгыш чәйханәсендә фарфор туй көне"н театральләштерде һәм "Һөнәри бәйрәм" номинациясендә өченче урын алды. Аларга район мәдәният йортының Инна Минханова җитәкчелегендәге "Гольфстрим" биючеләре дә ярдәм иттеләр. Ә гаилә өчен "авырырга" район үзәк дәваханә хезмәткәрләре ике автобуска төялеп килделәр. Дистәләгән кешедән торган мәртәбәле жюри Сәмәрхановларның искиткеч чыгышларын, мул табынлы, зәвык белән бизәлгән өстәлләрен генә югары бәяләп калмады, ә гаилә башлыгы Рөстәмне "Ата капиталы" номинациясе җиңүчесе итеп тә таныды. "Нечкәбил"нең ноябрь аенда Әниләр көнендә узачак финалына чыгучылар сентябрь ахырында билгеле булачак. Ләйсәннең анда катнашуын көтеп калабыз



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республиканың 30 районыннан 47 конкурсант катнашкан, “КазанАрена”да узган ярымфиналда Сәмәрхановлар...