Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Марат Әхмәтов Буага килде (+фото)

Урып-җыю эшләре ничегрәк бара икән? Бүген авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кырлардагы эшләр белән танышу өчен Буа районының Ак Барс Буа агрофирмасының 4 номерлы филиалы кырларында булды. "Район башлыкларын ел авыр булачак, уңышны җыеп алуга алдан ук хәзерләнергә кирәк", - дип министр кисәтеп торды. Игенчеләргә тоткарлыксыз хезмәт кую,...

Урып-җыю эшләре ничегрәк бара икән? Бүген авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кырлардагы эшләр белән танышу өчен Буа районының Ак Барс Буа агрофирмасының 4 номерлы филиалы кырларында булды. "Район башлыкларын ел авыр булачак, уңышны җыеп алуга алдан ук хәзерләнергә кирәк", - дип министр кисәтеп торды. Игенчеләргә тоткарлыксыз хезмәт кую, шулай ук авыл хуҗалыгын заманчалаштыру өчен республикада махсус программалар эшли. Бүген М.Әхмәтов "Көзге уҗымнарны чәчүне оештыру һәм туфрак эшкәртү һәм орлыкларны чәчәү" темасына яңа технологияләр кертүгә кагылышлы зона семинары уздырды.

Семинарда идел аръягындагы урнашкан районнарның азык-төлек идарәсе начальниклары һәм агрофирмаларның җитәкчеләре, баш агрономнар һәм галимнәр катнашты. Министр төп басмыны туфрактагы дым запасын туплауны өйрәнүгә басым ясады. Уңышның мул булуында дымның роле бик зур булуын, дымны каплату һәм туплау өчен агротехникалардан дөрес һәм вакытында файдалана белергә кирәклеген ассызыклап узды.

Сергей Туршин әйтүенчә, Буа ак барс агрофирмасының 4 номерлы филиалында урнашкан орлыкчылык участогында 9 төрдәге бөртекле культуралар 257 тәҗрибә участогында чәчелгән. Әлеге оешма 1937 елда оешкан була . Бүгенгесе көндә биредә үзебезнең орлыклар белән беррәттән чит сотрлары да чәчелгән. Әмма үзебезнең орлыклар салкынга да, авыруларга нык торучан, игътибрны шуларга юнәлтергә кирәк ди.

Бүгенге семинар вакытында хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар орлыкларны вакытында агулап, корткычларга каршы көрәне яңа технологияләр ярдәмендә алып баруны да алгы планга куйдылар. Туфрактагы авырулар белән ничек көрәшергә икәнлеген дә өйрәнделәр.

Районда көзге урып җыю эшләре барлык хуҗалыкларда да дәвам итә. Чираттагы тукталышыбыз Ак Барс буа агрофирмасының 2номерлы филиалы. Биредә дә эш гөрләп бара. Авыл халкы көннәрнең матур торганлыгыннан файдаланып калырга тырыша.

Алмаз Вәлиев 15сезонын комбайнчы булып ачып җибәргән. Нью Холланд комбайннында бүген 600 ц ашлык суктырып алган инде.

Әлеге хуҗалыкта урып-җыю эшләре белән берлектә фермаларда да төзекләндерү эшләре алып баралар. Бүген инде савым сыерлары өчен иске биналарны капиталь ремонтлау белән мәшгульләр. Кышлату өчен катнаш азык запасын туплап куйганнар.

Сыер савучыларның да күңелләре көр. Яңа хуҗа килгәнле бирле хезмәт хакларыбыз да, эш шартларыбыз да уңай якка үзгәрде диләр.Биредә сыер савучылар подряд тәртибендә эшлиләр икән. Бер кешегә 50 баш сыер туры килә ди алар.

Ә менә бусы Зөлфия Әлләмова крестьян фермер хуҗалыгы. Биредә дә эш гөрләп бара. Амбарлар гәрәбәдәй бөртекләр белән тулыланып бара. Ире Айрат белән берлектә башлап җибәрелгән уртак хезмәтнең нәтиҗәсе күз алдында. 2010 елда авыл халкының җир пайларын алып эшли башлаган хуҗалык бүген яңа технологияләр кулланып эш йөртә. 710 га чәчү мәйданы булдырганнар. 196 га арпа, бодай культуралары чәчәкннәр."Марафон" сортлы элиталы орлык чәчкәннәр. Ансыз югары уңыш алу мөмкин түгел диләр фермерлар.Сортның безнең шартларга яраклашкан булуы да бик зур роль уйный.

Өлгергән уңышны Дон һәм нива комбайннары суктырып бара

Зур мәйданнарны эшкәртү өчен К-700 һәм МТЗ 121 тракторлары бар. Растов-на Дону шәһәренә барып яңача сабан эшкәртү техникасын алып кайтырга исәпләре. Бу ягулыкны экономияләү максатынннан эшләнә икән.

Биредә эшләүче авыл халкы да шатланып туя алмый. Үзебезгә дә ирләребезгә дә эш бар. Эш булгач акчасы да була диләр.

Әлеге крестьян хуҗалыгы шикәр чөгендере игү буенча да шактый гына тәҗрибә туплап өлгергән инде. 2012 елда 10га шикәр чөгендере чәчкән булса,ел саен 30-50га арттыра баралар икән. Әлеге культураны игү өчен техникаларны булдырганнар. Бүгенге техниканы белемсез генә идарә итеп булмый. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы идарәсе белән тыгыз элемтәдә торабыз диләр хуҗалар.

Сүз уңаеннан

Бүген район басуларыннан барлыгы 5191 га көзге культуралар урдырылган,4935 га суктырылгшан.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда ,21 июльгә бодай 26, арыш 44 % җыеп алынган. Ындыр табакларына 19 451 т ашлык кайтартылган. Аерым алганда коммуна да игеннәрнең барлык мәйданнарда 20, авангард һәм ак барс буа агрофирмасының 2 номерлы филиалында 17% суктырып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев