Байрак

Буа районы

Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Май бәйрәмнәрендә нәрсәләр утыртырга?

Бакчачылар өчен кызу чор башланды. Майның беренче көннәрендә бакчада нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында “Россельхозүзәк”нең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җиткерә.

 

Туфрак кипкән булса, аны булачак түтәлләр урыннарында 5-10 сантиметр тирәнлектә йомшартырга кирәк. Бу җирне язгы чәчү эшләренә әзерләүнең яхшы ысулы булып тора. Майның беренче көннәрендә кишер, чөгендер, редис чәчәргә ярый. Башка культуралар орлыкларын туфрак 10 градуска кадәр җылынганнан соң  төртергә була. Май башы суган утырту вакыты да.  Көзеннән утыртылган суганны һәм сарымсакны исә түтәлдән кар эреп беткәннән соң 7-10 көн үткәч 10 литрга 1 аш кашыгы сидекчә кушып тукландыралар. Катлаулы ашламалар беренче тукландырудан соң 15 көн үткәннән соң кертелә. 

Кишер чәчүә аерым игътибар бирергә кирәк. Орлыкларны моңа алдан әзерләү зарур. Мәсәлән, чәчүгә 1-2 атна кала кишер орлыкларын кечкенә капчыкка салып җиргә көрәк тирәнлегендә күмәргә була. Аннан бүрткән  орлыкларны чәчәсе генә кала. Әлеге агротехник алым тамыразыкларга зыян салучы кишер чебененнән коткарачак. Алар активлашкан вакытка үсентеләр инде нык була.

Томат һәм борыч рассадаларын савытларында парникларга һәм теплицаларга чыгарырга ярый. Алар анда чыныгачаклар, урам температурасына ияләнәчәкләр. Ә менә кыяр рассадасын, орлыклар апрель урталарында чәчелгән булса, анда күчереп утыртырга да мөмкин. Калган рассада белән моны майның 15-20ләреннән соң, ягъни туфрак 1-12 градуска кадәр җылынганнан соң эшлиләр. Бәрәңгене дә шундый ук җылы җиргә утырталар. Бу вакытта шулай ук агач-куакларны, бакча җиләген катлаулы ашламалар белән тукландыру мәслихәт.

Язгы җылы көннәр җитү белән үсемлекләр генә түгел, ә аларга зыян салучы корткычлар да уяна. Бөреләр ачылганчы корткычларның кышлаучы стадияләренә каршы “30 Плюс” химик инсектициды белән эшкәртергә кирәк. Монда шулай ук агач-куак асларын, тирәләрен коелган яфраклардан арындыру, казып чыгу, агачлардан кипкән җимешләрне җыю да ярдәмгә киләчәк. Алмагач, чия штамбларын, калын ботакларын 10 литр суга 2 килограмм известь, 100 грамм бакыр купоросы, 20 грамм җилем кушып агартырга киңәш ителә. Агач ябалдашлары астына туфракның структурасын яхшырту һәм энтомофаглар (файдалы бөҗәкләр) җәлеп итү максатында люпин яисә горчица чәчәргә мөмкин.

Бөреләр бүрткәнче җиләк-җимеш агач-куаклары астындагы туфракка фосфорлы-калийлы ашламалар, микроашламалар, микробиоашламалар кертсәң яхшы. Туфрак инфекциясен юк итү өчен туфракны казыган вакытта Триходермин биофунгициды кертергә, карлыган куакларыннан карлыган бөресе талпаны белән зарарланган бөреләрне өзеп чыгарга, һава температурасы +8 градустан артканда агачларны паршага һәм җимеш черегенә каршы эшкәртергә кирәк.

Корткычларга, авыруларга каршы химик препаратлар кулланганда, аларның кешеләр сәламәтлеге өчен тискәре йогынты ясавы турында да онытмагыз. Шуңа да инсектицидларны бергә кушып сипсәң яхшырак. Алдан аларның ярашучанлыгын тикшерергә кирәк булачак. Мондый эшкәртүләр препаратлар күләмен киметергә һәм берьюлы юк ителүче авырулар һәм коркычлар исемлеген киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.  

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев