Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Мәчет төзетүче “коллегабыз”

Без, редакция корреспондентлары районда ислам дине буенча уздырган чаралар буенча өстәмә мәгълүмат алу, газетада ай саен намаз вакытларын бастырып бару буенча мөхтәсибәтнең пресс-секретаре Шамил хәзрәт Вәлиуллинга элемтәгә чыгабыз. Шуңа да аны кайчакта “коллегабыз”, дип атыйбыз. Ул әле булган чараларны фото-видеога гына төшереп калучы түгел, кайчакта ул аларны оештыра да. Мәсәлән, узган ел православие дин әһелләре һәм мөселманнар арасында узган футбол уенын уздыру эшен дә ул башлап йөрде. Дуслык белән тәмамланган әлеге спорт бәйгесе Казанда узган Бөтендөнья футбол чемпионатына багышланды. Шамилга бер генә йомышың төшсә дә, ул аны шунда күңеленә “салып куя” һәм вакытында ярдәм итәргә ашыга. Иренеп тормый – көзме, язмы, җәйме велосипедына утыра да, эшенә ашкына. Сүз уңаеннан мөхтәсибәт аңа яхшы эшчәнлеге өчен яңа велосипед та бүләк итте.

Аннан кайткач, иҗади процесс башлана. Ул чын мөхәррирләрчә бу материалларны эшкәртә – Буа мөхтәсибәте сайтына, социаль челтәрләргә урнаштыра, архивка туплый, әле Ютуб каналында айга бер видеожурнал чыгарырга да өлгерә. Укучылары сорауларына да җавап бирә – һәрбер мөрәҗәгать аның “күңел сандыгында”.

Сәркатип буларак барысы да кызыклы аңа – шуңа республикадан, чит илдән килгән дин әһелләре белән очрашуларның берсеннән дә калмый. Аларның тәҗрибәсен туплап калырга ниятләп, кунаклар белән тыгыз әңгәмә кора, вәгазьләрен дә яздырып кала. Аннан райондагы барлык мәхәллә әгъзалары белән бүлешә. Шуңа да Шамилнең райондагы дин кардәшләренә дини мәгълүмат бирүдә өлеше бик зур.

Тагын бер “алтын” сыйфаты бар Шамилнең – физик яктан сәламәтлеге тулы булмавына да карамастан, ул бервакытта да зарланмый, бу – сабырлык һәм үз эшеңә бирелгәнлек билгеседер, дип уйлыйбыз. Киресенчә, таза, исән ир-атлар булдыра алмаган зур эшләргә алына. Мәсәлән, узган ел Буа шәһәрендәге сигезенче мәчет төзетергә алынды. Төзелеш проектын ясату, документлар рәсмиләштерү эшләре артыннан йөргәндә бик күп оешма бусагаларын таптады. Төзелеш материалларын юнәтү, техника ярдәме кирәксә, төрле хуҗалар белән элемтәгә чыгып сөйләшү – барысын да Шамил кайгыртты. Ниһаять, җирләр кардан арынгач, шәһәрнең Беренче май урамында яңа дини йортның нигезен салу эшләре башланды.

Аның тырышлыгы белән төзелеш дәвам итә.

– Әлеге мәчетне булдыру турында Көнбатыш бистәсендә яшәүче картлар үтенде. “Хаҗилар” мәчетенә барырга ерак, күбебезнең аяклары авырта. Безгә гыйбадәт кылырга монда бер мәчет төзеп булмасмы икән, дигән тәкъдим белән чыктылар. Өлкәннәрнең гозере һәрвакытта да игътибар үзәгендә, кире какмадык, - дип сөйләде бу хакта Шамил Вәлиуллин.

Әлеге гозер мөхтәсибәттә уртага салып сөйләшенгәч, бу изге эшкә Шамил хәзрәт үзе керешә. Мөхтәсибәт җитәкчелеге белә: ул тотынса, “өзмичә” туктамый.

Мәкалә героемның тагын бер ягын ачасым килә. Ул чит илләргә бара. Хаҗ кылды, Мисырда, Кавказда, Ингушетия, Чечен республикаларында булды. Кечкенәдән география белән кызыксынган егеткә өчен алар гади дини сәфәр генә түгел, ә дөнья турында күбрәк белү алымы да. Шамил бигрәк тә тарихи һәйкәлләр белән кызыксына. Күргәннәрен үз-үзен тасвирлау максатыннан ул аларның барлыкка килү вакытын, элек нинди объект булуын интернеттан эзли, таба.

   
– Изге сәфәрләрдән соң күңел тагын бер кат чистарынып китә. Матбугат хезмәтчелегендә эшләгәч, андагы тормышны да күзаллыйсым килә, барысы белән дә кызыксынам. Имам бит ул намаз, вәгазь укучы дин әһеле генә булырга тиеш түгел, ә аның дөньяга карашы күпкырлы булуы кирәк, - ди Шамил хәзрәт.

Килешегез, мондый үҗәтлек һәрбер имамда да юк. Шуңа да Шамил Вәлиуллинга соклануыбыз чиксез.
Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X