Байрак
  • Рус Тат
  • Мәгариф яңара

    Мәгариф яңара Быелдан чыгарылыш сыйныф укучыларына медальләр бирү мәсьәләсен һәр субъект үзе хәл итә башлады. Кайбер төбәкләрдә, гомумән, бу традициядән баш тартканнар. Белүебезчә, бүген укырга кергәндә медаль бернинди өстенлек тә бирми. Республикабызда исә быел алтын медальләр "өләшү"гә җитдирәк карадылар. Унбер ел дәвамында яхшы билгеләренә генә укыган малай-кызлар үз белемнәрен имтиханда...

    Мәгариф яңара

    Быелдан чыгарылыш сыйныф укучыларына медальләр бирү мәсьәләсен һәр субъект үзе хәл итә башлады. Кайбер төбәкләрдә, гомумән, бу традициядән баш тартканнар. Белүебезчә, бүген укырга кергәндә медаль бернинди өстенлек тә бирми.


    Республикабызда исә быел алтын медальләр "өләшү"гә җитдирәк карадылар. Унбер ел дәвамында яхшы билгеләренә генә укыган малай-кызлар үз белемнәрен имтиханда расларга тиеш булды. Чыгарылыш сыйныф укучысына тиешле нормаларны үтәп, БДИда кимендә 75 балл җыю шарты куелган иде.

    БДИ - камиллеккә чикләр юк

    Быелгы сынаулар тыныч узды. Күпләп күчерүләр дә, биремнәрнең интернетка "агылуы" да булмады. Сынау вакытында хокук бозуларга юл куймау мәсьәләсен бик нык кайгырттылар бит. Татарстанда имтихан тапшыру пунктларының саны быел бераз кимеде. Һәр аудиторияне видеокамералар белән тәэмин иттеләр.

    Әмма имтиханның объектив узуы укучыларның чын белем дәрәҗәсен күрсәтте. Кызганычка, сөенерлек сәбәпләр аз иде. Мәктәп тәмамлаучыларның күпчелеге минималь балларны да җыя алмады. Нәтиҗәдә, Рособрнадзор җәмгыятьтә социаль киеренкелек булдырмау өчен чик балларны киметергә карар кылды.

    Шулай ук быел БДИ структурасына янә үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде. Киләсе елдан сынауның "А" өлешеннән гомумән баш тарту күздә тотыла. Моннан тыш, барлык гуманитар фәннәр буенча телдән сынау бирүне кертергә уйлыйлар.

    Шулай ук быел чыгарылыш сыйныфлар беренче тапкыр йомгаклау иншасы язды. Бу хәзер алар өчен 2015 елгы БДИга кертелү-кертелмәүне хәл итүче сынау булып тора. Шул рәвешле укучыларның фикерләү рәвешен тикшерә башладылар.

    Ата-аналардан акча җыюны чикләделәр

    Мәктәпләрдә килеп туган мәсьәләләрне әти-әниләр хисабына хәл итәргә ярамый дип, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов быел законсыз акча җыюны тыярга дигән боерык чыгарды. Акча әйләнешен ата-аналар комитетлары аша да туктату бурычы куелды. Әмма бу күрсәтмә, белүебезчә, шау-шу куптарды.

    Министрның әти-әниләрдән акча җыюны тыю турындагы күрсәтмәсен укучыларны хәзер мәдәни чараларга да йөртергә ярамый икән инде, дип кабул иттеләр. Гамәлдә исә, сүз балаларны театр-музейларга ирексезләп алып бармау турында гына бара иде. Мәҗбүр итү дип аңлашылмасын өчен, бу эштән дә мәктәпләрне читләштереп, аны ата-аналар ихтыярына калдырырга теләделәр. Нәтиҗәдә, Энгель Фәттахов яңадан балаларны мәдәни чараларга йөртү тәртибен ачыклап, бакчаларга һәм мәктәпләргә яңа регламент таратырга мәҗбүр булды.

    Тагын 159 мәктәп яңарды

    2012 елда башланып киткән мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы шактый белем учагын рәткә китерергә мөмкинлек бирде. Ел саен бу максатларга 2,5 миллиард сум акча бүлеп җирелә. Шул рәвешле, 3500гә якын мәктәп үз укучыларын яңарып каршы алды инде.

    2014 елга мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр барлык 45 муниципаль районда да тәмамланган инде. Быел яңарту эшләре 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән 159 белем учагында барды. Бу мәктәпләрдә 7 төрдәге эшне башкарып чыгу өчен 2,55 миллион сум акча юнәлтелгән иде.

    Нәниләрне бакчалы итәләр

    2013 елда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бакча белән тәэмин итүне федераль үзәктән дә кайгырта башладылар. Республика һәм үзәк казнадан бүлеп бирелгән акчалар хисабына узган ел 27 яңа тәрбия учагы сафка басты, 24 бакча бинасында капиталь төзекләндерү үткәрелде.

    Быел да бу юнәлештә эшләр дәвам иттерелде. Балалар бакчаларында 10,4 меңнән артык урын булдырылды - 56 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе сафка басты, моннан тыш, 15 балалар бакчасы төзекләндерелде.

    Бүгенге көндә 3-7 яшьләрдәге 2 951 сабый бакчага урнашу өчен үз чираты килеп җиткәнне көтә. 2016 елга кадәр мондый нәниләрнең барысы да тәрбия учакларында урыннар белән тәэмин ителергә тиеш.

    Бакча "йөге"н субсидияләр җиңеләйтте

    Быелның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләү икеләтә диярлек артты. Ата-аналар бу хәбәрне бик авыр кабул итте. Татарстан шәһәрләрендә узган ел ахырында хәтта митинглар үткәрделәр. Әмма алар вәзгыятьне үзгәртә алмады, республика җитәкчелеге карарын көчендә калдырды.

    Дәүләт бакчага түләүне арттырса да, өстәмә компенсацияләр ярдәмендә бу "йөк"не шактый җиңеләйтте. Беренче балага - 20, икенчесенә -50, өченчесенә 70 процент күләмендә федераль компенсацияләр элеккечә сакланып, яңа төр субсидияләр бирелә башлады. Аның күләме гаилә кеременә бәйле. Балалар бакчасының төре, нарасыйның яше, ул йөргән төркемнең эшләү вакыты да исәпкә алына. Нәтиҗәдә, аз керемле гаиләләр өчен түләү бик азга гына артты.

    Мәгълүматлар http://intertat.ru, Фото http://novostivl.ru/content/photo.php?id=13125&n=0&f=24902&mode= сайтыннан алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 26 март 2018 - 10:27
      "Буа сулышы" Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
    • 22 март 2018 - 10:42
      "Буа сулышы"
    • Буада кыш
    • Буада көз
    • Буада җәй
    • Буада яз
    Ночной режим