Байрак

Буа районы

Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Мөгезле эре терлек көтүен яңарту технологлары һәм ветеринария табиблары белемнәрен сынадылар

Бүген, 13 июнь көнне "Авангард" агрофирмасында районның хуҗалыклар җитәкчеләре, баш ветеринария табиблары, Казан шәһәреннән килгән белгечләр каршында алар чын мәгънәсендә имтихан тоттылар. Әлеге бәйге мөгезле эре терлек көтүен яңарту технологлары арасында традицион булса, ветеринария табиблары өчен ул беренче тапкыр оештырылды. Катнашучыларга хезмәтләре буенча теоретик сорауларга җавап бирергә, гамәли өлештә көндәлек...

Бүген, 13 июнь көнне "Авангард" агрофирмасында районның хуҗалыклар җитәкчеләре, баш ветеринария табиблары, Казан шәһәреннән килгән белгечләр каршында алар чын мәгънәсендә имтихан тоттылар. Әлеге бәйге мөгезле эре терлек көтүен яңарту технологлары арасында традицион булса, ветеринария табиблары өчен ул беренче тапкыр оештырылды. Катнашучыларга хезмәтләре буенча теоретик сорауларга җавап бирергә, гамәли өлештә көндәлек эшләрен хаталарсыз башкарырга, лаборатория буенча да белемнәрен күрсәтергә туры килде. Көтү яңарту технологлары арасында иң күп баллны "Ак-Барс Буа" агрофирмасының 1 номерлы бүлекчәсеннән Надежда Михайлова җыйды. Икенче урынны әлеге агрофирманың 4 номерлы бүлекчәсе технологы Евгений Вериялов алды. Өченчедә - "Авангард"тан Гөлназ Мөхетдинова. Ветеринария табиблары арасында беренче урын "Ак-Барс Буа" ның 4 номерлы бүлекчәсе вәкиле Гомәр Мөстәкыймов кулында, Икенче урынны "Ветеринария берләшмәсе"ннән Ранис Нигъмәтуллин алды. Боерган участок ветеринария табибы Геннадий Логинов өченче урын белән канәгатьләнде. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген, 13 июнь көнне районның хуҗалыклар җитәкчеләре, баш ветеринария табиблары, Казан шәһәреннән ки...