Байрак
  • Рус Тат
  • Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов: Туган җиргә хезмәт иттем”

    Агроном, икътисад фәннәре докторы, Россия Федерациясе промышленность экологиясе Академиясе, берничә халыкара академияләр академигы, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Буаның мактаулы гражданы һәм тагын күпсанлы исемнәр, бүләкләр иясе Мөхәррәм Мөхәммәтҗановны районда гына түгел, аннан читтә дә белмәүчеләр сирәктер. Гомерен җиргә, туган ягына хезмәт итүгә багышлаган шәхес бүген дә актив, гел хәрәкәттә....

    Агроном, икътисад фәннәре докторы, Россия Федерациясе промышленность экологиясе Академиясе, берничә халыкара академияләр академигы, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Буаның мактаулы гражданы һәм тагын күпсанлы исемнәр, бүләкләр иясе Мөхәррәм Мөхәммәтҗановны районда гына түгел, аннан читтә дә белмәүчеләр сирәктер. Гомерен җиргә, туган ягына хезмәт итүгә багышлаган шәхес бүген дә актив, гел хәрәкәттә.

    Кышкы бакчада ни генә юк

    Безне розалар, башка күпсанлы гөлләр шау чәчәк атып утырган, йодрык ка-дәрле сап-сары лимоннар өлгергән, төрле яшел тәмләткечләр, тропик үсем-лекләр үскән, помидорлар чәчәккә бө-реләнгән, ясалма күлдә алтын балыклар йөзгән кышкы бакчада каршы алды ул. Мондый хозурлыкны беренче күрүебез, таң калып, озак кына сүзсез күзәттек. Шул хәтле рәхәт, сулыш алуы иркен биредә. Үзе дә:

    - Шушы үсемлекләр янында мин чын-чынлап ял итәм, көч алам. Монда дус-ларыбызны җыябыз, кунаклар каршылыйбыз, ә аннан аларга биредә үскән чәчәкләрне, җиләк-җимешләрне бүләк итәбез. 3 сутый җир биләгән кышкы бакчада заманында 130 төрдә тропик үсемлек бар иде. Төрле илләрдә булганда орлыкларын, тамырларын алып кайта идем. Икешәр килограмм кофе җыйган, виноградтан елына ике тапкыр уңыш алган вакытлар булды. Лимон, мандарин турында әйтмим дә инде. Оранжереядән бакчадагы балыклы кечкенә күлгә чыгарга мөмкин. Ул да яшәү чыганагы, - ди ул. Шуның хәтле хуҗалыгың булганда эшсез тору мөмкин түгел. Мөхәррәм Тимергалиевич фикеренчә дә, гомер озынлыгы активлыкка бәйле.

    - Күпләр пенсиягә чыккач ял итәрбез әле, сәламәтлегебез ныгыр дип ялгышалар. Хәрәкәт азаю гомерне кыскарта ул, - ди.

    Дөрес туклану - сәламәтлек

    Хәрәкәт кенә түгел, дөрес ризык та Мөхәррәм абый өчен мөһим икәнен яхшы беләм. Озак еллар үзе булдырган "Зөя" ярма заводын җитәкләгәндә сәламәтлек дип, карабодайдан ни генә җитештермәде ул. Тышчасыннан булганы гына да 12 төргә җитте. Продукциясе ил буйлап сатылды. Җиде-сигез елдан бирле өстенлекне шулай ук бик файдалы борай ярмасына бирәләр. Аның киңәше, ярдәме белән Буада "Полба М" заводы эшләп килә. Оныннан ипине үзләре пешерәләр, безне дә сыйладылар. Мөхәммәтҗановлар шикәр, чәй, ярма ише әйберләрдән кала кибеттән башка ризык сатып алмый. Яшелчәсе, җиләк-җимеше, ите - үзләрендә, чиста сөт-каймагын авылдан алалар. Хатыны Гөлфия апа белән икәү илле баштан артык үрдәк, алтмышлап бройлер үстергәннәр. Шактый зур бакчаларындагы "товардан" кыш буена үзләренә генә түгел, дус-туганнарын да сыйларлык запас әзерлиләр. Алмадан өч йөз литрга якын сок кына чыгарганнар, тозлаганнар да. Телеңне йотарлык.

    - Тозлаган алма бик файдалы, бөтен витаминнары саклана. Без кечкенә чагында аны Зур Фролово авылы хатыннары сата иде. Колхоз бакчасында да ни генә үстермәделәр, хәтта карбызга чаклы булды. Аларны халыкка өләшәләр иде, ә татарлар ул чакта кышлыкка әзерли белмәде, - дип үткәннәрне искә төшереп алды ул. Барысына да ничек өлгерәләр, дисезме? Бу сорауга җавабы шундый булды - төнлә уйлап ятасың да, иртән эшлисең. Әмма сәгать 4-5тән аяк өстендә булырга кирәк. Гадәттә, барысын да ирле-хатынлы икәү башкаралар. Ә каникул вакытында студент кызлары Гөлүсә булыша.

    Кылган игелектән күңелдә рәхәт

    Мөхәррәм абый өчен яшәү дәрте, җан тынычлыгы бирүче тагын бер нәрсә - кешеләргә яхшылык эшләү, ярдәм итү. Үз заманында завод эшчеләре өчен 28 йорт салды - бер урам. Аны халык телендә Зөя урамы дип түгел, ә "Мөхәррәм" бистәсе дип йөртәләр. Карабодайдан эшләнмәләр дә, нефть продуктларын җыю, су чистарту өчен уйлап табылган һәм патент алган сорбенты да, борае да - халык өчен бит. Кешеләр онытырга да мөмкин, ә Ходай ташламый. Йортлар, биналар, дигәннән, шунысын да әйтми мөмкин түгел - үзе хезмәт куйган җирләрдә 140лап бина, шул исәптән Космовский урамындагы европа стандартлы торак комплексы да аның проекты белән төзелгән. Шулай ук зур, мәһабәт үз йорты да.

    - Биш мең тонналы өебез сазлыкта утыра. Беренче елны 6 сантиметрга утырды. Әмма бернәрсә дә булмады, ярыклар барлыкка килмәде, - ди. Кыскасы, аңа җир тетрәү дә куркыныч түгел. Боларны тормышка ашыру өчен көчле физик булырга кирәк. Ә Мөхәррәм абый бу фәнне дә, башкаларны да яхшы үзләштергән.

    Тумыштан - агроном

    Хезмәт эшчәнлегендә дүрт эш урыны алыштырырга туры килә аңа. Дүртенчесе турында сөйләдек инде. Үзе әйтмешли, тумыштан агроном егет Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач туган авылы Күл Черкененә кайта. Аннан 1979 елда партия кушуы буенча ул чактагы "Искра" хуҗалыгына җитәкчелек итә башлый, Татарстанның колхозлар Советы рәисе итеп сайлана. Ә 1989 елда Мәскәүгә китә - СССРның Югары Советына. Кремльдә өч ел эшли, союздаш һәм автоном республикаларның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча комиссияне җитәкли. Шул рәвешле Татарстанның сәяси статусын булдыруда турыдан-туры катнашкан кеше ул. Мөхәррәм Тимергалиевич өстә язылганнарның барысы турында да сәгатьләп сөйли, әңгәмәдәшен авызына каратып тора ала. Газета битләрендә урын кысанлыгы гына барысын да сыйдыру мөмкинлеге бирми. Тагын бер әйберне әйтми ярамый. Районның легендар шәхесе бүген 70 яшьлек юбилеен билеләп үтә. Ихлас котлыйбыз, озын гомер, тигезлек һәм һаман шулай оптимист булып калуын телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: