Татарстан икътисад министры яңа төзелеш панельләре җитештерү линиясен карады һәм район үсеше буенча киңәшмә үткәрде.
29 сентябрьдә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Буа муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Аны район башлыгы Ранис Камәртдинов озатып йөрде.
Сәфәрнең төп максаты — Карлы авылы җирлегендәге агросәнәгать паркында күптән түгел ачылган төзелеш панельләре җитештерү цехын карау иде. Министр җитештерү процессы белән танышты, әзер продукцияне тикшерде һәм предприятие җитәкчелеге белән үсеш перспективалары турында фикер алышты.
Аннары район җитәкчелеге һәм белгечләр катнашында түгәрәк өстәл узды.
«Буа районы сәнәгать потенциалын үстерүдә актив эш алып бара. Яңа төзелеш материаллары заводы — моның ачык мисалы», — дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Нет комментариев