Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Мигрантларга нинди чикләүләр гамәлгә керде

Быелның ике аенда Буа район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсендә 64 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат килү урыны буенча исәпкә куелган.

Мигрантларның күпчелеге БДБ илләреннән, күбесе эшкә урнашу максатында килә. Хәзерге вакытта районда яшәүгә вид буенча 53, вакытлыча яшәүгә рөхсәт буенча 11 чит ил гражданы исәпләнә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре оештырган рейдлар кысаларында быелның ике аенда миграция законнарын бозучыларга карата 8 административ эш кузгатылган. Алар буенча 870 мең сум штраф түләттереләчәк. Сүз уңаеннан, агымдагы елның гыйнварыннан Россия Федерациясе миграция законнарына үзгәрешләр кертелде. Чит ил гражданнарына вакытлыча яшәүгә рөхсәт ителгән срок календарь ел дәвамында 90 тәүлеккә кадәр кыскартылды. Кире җибәрү миграция режимы - законсыз мигрантка аерым хокукларын реализацияләү мөмкинлекләрен чикләү, аңа карата кулланылучы контрольны киңәйтү кертелде. Кире җибәрү режимы куелган затның хокуклары һәм бурычлары билгеләнде. Әлеге режим кысаларында кулланылучы яңа контроль чаралары гамәлгә керде. Чит ил гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен аерым чикләүләр билгеләнде. Кире җибәрү режимын куллану кысаларында эчке эшләр органнарының вазифаи затларына яңа вәкаләтләр бирелә. Контрольләнүче затлар реестрына Россия территориясендә законсыз булган чит ил гражданнары турында мәгълүматлар кертелә. Аларга яшәү яки килү урынын үзгәртергә; үзләре яшәгән Россия субъекты чикләреннән чыгарга; транспортка идарә итәргә; күчемсез яки күчемсез булмаган мөлкәт сатып алып, аны милеккә теркәргә; никахлашырга; юридик зат оештырырга, шәхси эшмәкәр булып теркәлергә; банк исәпләре ачарга ярамый. РФ Президентының 2024 елның 30 декабрендәге 1126 номерлы Указы нигезендә, ул быелдан үз көченә керде, контрольләнүче затлар реестрына керүчеләр үзләренең хокукый хәлләрен законлаштырырга яисә 2025 елның 30 апреленә кадәр Росссиядән китәргә тиешләр. Агымдагы елның 1 маеннан соң хокукый хәлне көйләү мөмкин булмаячак. Әлеге датадан безнең илдә яшәүгә законлы нигезне югалткан чит ил гражданнарына карата алар кире җибәрелгәнче аерым хокукларны чикләү буенча законда каралган барлык чаралар, шул исәптән Россиягә киләчәктә килүгә карата да гамәлдә булачак. Шулай ук 2025 елның 1 апреленнән чит ил балаларын Россия мәктәпләренә укырга кабул иткәндә аларның рус телен белүен мәҗбүри тестлаштыру кертелә. Аны үткәрү тәртибен Мәгариф министрлыгы билгеләячәк. Тестлаштыру нәтиҗәсендә рус телен белү дәрәҗәсе расланмаса, ул бала башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү мәҗбүри программаларын үзләштерүгә кертелмәячәк. Шулай ук мәктәпкә Россия Федерациясе территориясендә булуның законлылыгын раслаучы документ алып килергә дә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев