Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Милли җанлы авыл баласы

Коронавирус белән бәйле вәзгыять вакытында да ул халыкны үзенең вәгазьләреннән, догаларыннан аермый – һәрдаим Инстаграм социаль челтәрендәге шәхси аккаунтыннан туры эфирга чыга. Ул язган китапларны чит илдә яшәүче райондашлар да укый. Сүзебез – Буа шәһәренең Үзәк мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин хакында.

Буалылар аны беренче чиратта гадилеге өчен яраталар. Әллә кайдан исәнләшер дә, хәлләрне сорашыр, кулыннан килгәнчә ярдәм итәр. 
– Дин асылын миңа халык өйрәтте, дип әйтсәң дә ялгыш булмас. Кечкенә вакытта күрше әбиләргә кереп тә, кайбер авылдашлардан да догалар өйрәндем. Әнинең әтисе дә яшьтән догалар ятлаттырды. Сүрә өйрәнгән саен бүләкләр өләшә иде. Зур үскәч аңладым: “бабай күчтәнәчләре” беренче яктан кызыксындыргыч чара булса, икенчедән, бу аның  оныкларын дин юлына кертеп, дөрес юлга юнәлеш бирү өлкәсендәге тәрбиясе булган, - ди хәзрәт.

 
Авыл баласы булгач, эш белән үткән көннәр дә малайга файдага гына булган. Гаиләсен ашатам, диеп көне буе кибеттә “югалган” әтисен алыштырырдай хезмәтне башкарган Рөстәм хәзер үз балаларын да эшкә өйрәтеп, тырыш, булдыклы булырга өнди. 
– Минемчә, буын-буынга килгән тәрбия шундый булырга тиеш. Әти-әнидә булган барлык яхшы сыйфатларны балага “күчерергә” кирәк. Минем мисалга килгәндә дә, башкаларны хөрмәт итү, әти-әнине олылау, кешеләр белән гади, яхшы мөнәсәбәттә булу, авыр хезмәт белән табылган нигъмәтнең кадерен белү каныма сеңгән. Әлбәттә, бу сыйфатларны мин дәвамчыларыма да мирас итеп калдырачакмын, - ди ул.
Монысы – героебызның тәрбиягә кагылышлы уйлары. Тагын милли тәрбия, дигән төшенчә дә бар бит әле. Анысы, татарны татар итеп танытучы нәрсә. Баксаң, ул Рөстәм хәзрәтнең тормыш калыбына күптән кертелгән икән. 
– Тормыш иптәшем Резедә инглиз телен камил белә, мин гарәпчәне яхшы өйрәндем. Буада башка шәһәрләрдәге кебек күпчелек балалар русча сөйләшергә ярата. Ә мин гаиләмдә бары ана телендә, татарча гына аралашуны таләп итеп куйдым, - ди имам.
Бу уңайдан әңгәмәдәшебез сөйләм теленең нәкь менә татар телендә генә булырга кирәклегенең асылын да аңлата. Киләчәк буын шул рәвешле әти-әнисе биргән үгет-нәсыйхәт, тирә-юньдәгеләр белән җанлы аралашу аша ул телнең мөһимлеген, үзенеке булуын төшенә. Шәкертләр укытканда әлеге тормыш фәлсәфәсенә таяна. 
– Мәчеттә яшәп укытырга туры килгән вакытлар да булды. Малайлар белән дәрестә, төрле чараларда үз телебездә генә аралашырга тырыштык. Хәзер аларның күбесе республикада күренекле дин әһелләре булдылар. Күрешкән саен рәхмәт әйтәләр, - ди Рөстәм Хәйбуллин.
Татар телен яхшы белү хәзрәткә китап язганда да кирәк булды. Басманы формалаштыру (тышын, кереш өлешен һәм башкаларны язу), сүрәләрнең аңлатмасын ирештерү эше белем һәм төгәллекне сорый. Мөселманнарның барысы да гарәпчә белми бит. Бу юнәлештә дә гадилек стиле хас хәзрәткә. Китапларының күпчелеген дин кагыйдәләрен үзләштерергә керешүчеләргә багышлый. Кайберсен генә атап үтик: намаз уку тәртибе, һәркөнне кирәкле догалар, җеназа китаплары һәм башкалар. Буа мәдрәсәсе янындагы кибеткә керүче һәркем алар белән таныша, укый, сатып ала ала. Беррәттән ул мөселман кардәшләрен үзенең аудиоҗыентыклары белән дә сөендерә. Күптән түгел генә “Азан”, “Ясин”, “Тәбәрәк”, вәгазьләр һәм башка догалар кертелгән диск чыгарды. 

  


Алдан әйткәнебезчә, ул Инстаграмда туры эфир аша да догалар укый башлады. Аның аккаунтына язылучылар әлеге вакытны көтеп торалар икән.
– Бераз вакыт инстаграмдаш кардәшләрем белән күрешмичә торсам, кая югалдыгыз хәзрәт, дип комментарийлар язалар. Димәк, минем бу ысул белән башкарыла торган хезмәтем дә халык өчен кирәк, - ди ул.
Аминь, шулай бер-беребезгә кирәкле булырга язсын, диясе килә.
Әлфинур Йосыпова.
Буа шәһәре.

фотолар Рөстәм хәзрәтнең шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев