Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Миләшле, баланлы Буа районы: быел күпме агач утыртыла?

1 октябрь дә республикада "Агач утырту көне" үткәрелә. Тик буалылар бу көнне дә көтмичә бу изге эшкә керештеләр инде. Оешма-предприятиеләрдән үз участокларында агач утырту эшен "Буа элеваторы" хезмәткәрләре башлап җибәрделәр. Алар шәһәрнең Совет урамына 280 төп агач утырттылар. Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев сүзләренә караганда, бүгенге көндә шәһәрдә...

1 октябрь дә республикада "Агач утырту көне" үткәрелә. Тик буалылар бу көнне дә көтмичә бу изге эшкә керештеләр инде. Оешма-предприятиеләрдән үз участокларында агач утырту эшен "Буа элеваторы" хезмәткәрләре башлап җибәрделәр. Алар шәһәрнең Совет урамына 280 төп агач утырттылар.

Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев сүзләренә караганда, бүгенге көндә шәһәрдә 1,5 мең төпкә якын агач утыртылды. Шулай итеп шәһәрнең Арефьев, Ефремов, Вахитов, Космовский урамнары, Үзәк парк яшеллеккә күмеләчәк. "Агач утырту көне" акциясендә күбрәк миләш, балан, кызыл шомырт, усак, өрәңге агачлары утыртыла. Әлеге үсентеләрне "Буа урман хуҗалыгы" бирә. Шәһәр буенча тагын 2 мең төп утырту планлаштырыла. 1 октябрьдә бу эшкә авыллар да кушыла. Барысы район буенча 45 мең төп агач утыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X