Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Әминә Шәрәфетдинова: "Уйлаганмын икән, үземчә эшләдем"

Буа театрында ике дистә елга якын хезмәт куйган, күпләргә “ТНВ” каналында элек даими чыккан “Елмай шоу” тапшыруы аша яхшы таныш булган артист Әминә ШӘРӘФЕТДИНОВА шәһәргә терәлеп үк диярлек торган Түбән Наратбаш авылында гомер итә.


— Театрда күп рольләр уйнадым, — ди Әминә апа. — Һәркайсы якын. Хезмәт кенәгәмдә ике генә эш урыны теркәлгән: балалар бакчасы һәм 19 елга якын Буа дәүләт драма театры.
Бу күпләр өчен көтелмәгән хәл булды кебек. Уйладым да 2020 елның 18 декабрендә гариза яздым. Директорыбыз Раил Илдар улы Садриев өч көн буе бу хакта сүз алып барды. “Артист картаймый ул”, — диде. Җыелыш та җыйды. Ул чакта өч зур спектакльдә ролем бар иде. Уйлаганмын икән, үземчә эшләдем. Киттем.

— Кыен булмадымы?
— Юк. Бер дә читен булмады. Эштән әйберләремне алып чыктым да иремә утырып киттем.
— Үпкәләп түгелдер бит?
— Юк. “Җитәр”, — дидем. Алмаш булмый тормый. Мин эшләгәндә дә, миннән соң да театрга яшьләр килеп тора. Алар шулхәтле энергияле, тырыш, сокланып карыйм.
Гастрольләрдә матур йөрдек, Раил Садриев һәрчак шартлар тудырды, спектакльдә партнерлар булып уйнаганда да аның белән җиңел, рәхәт иде.

— Хәзер өйдә генә булгач, вакыт иркен. Көннәр ничек уза?
— Кешегә ял да кирәк. Әйткәнемчә, нарат урманы янында яшибез. Көн саен ирем Рафаэль белән шунда чыгабыз. Ул чаңгы шуа. Мин җәяү йөрим. Көзен мал-туар, кош-кортны суеп урнаштырдык. Алла боерса, язын тагын күп итеп алачакбыз. Бакчада җиләк-җимеш, яшелчәне мулдан үстерәбез.
Кемнәр мине сагына, бик теләп кунакка чакырам. Ишекләребез гел ачык, чәебез һәрчак кайнап тора.

 

"Ирек мәйданы" газетасыннан алыенды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев