Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

«Минем бер гаебем дә юк»: сигез яшьлек кызны көчләгән ирне 18 елга хөкем иттеләр

Татарстан Югары суды Казанда сигез яшьлек кызны мәсхәрәләгән 39 яшьлек ир-ат эшенә нокта куйды. Мессенджерларда әти-әниләр чатында еш куркыта торган хәл була ул көнне: таныш булмаган ир-ат кечкенә кызны эт көчекләре карарга чакыра.... Суд залыннан «Татар-информ» репортажы.

2019 елның 17 сентябре, көндез — әле бу вакытта урамда якты була. Исерек ир-ат дәрестән соң өйләренә кайтып барган икенче сыйныфта укучы берничә кыз янына килә. Соңрак полиция хезмәткәрләре бу ир-атның 39 яшьлек Иван Никифоров булуын ачыклый.

Ир кызлар белән сөйләшеп китә, аларга эт көчекләре карарга тәкъдим итә. Кызлар баш тарта, ә ир һаман кыстый. Шунда кызларның берсе ризалаша, аны көчекләр бик кызыксындыра.

Ир-ат һәм кыз бала урман полосасы ягына китә. Бер мизгелдә чит-ят ир кызның авызын учы белән томалый, кызга тавышланмаска куша, үтерү белән яный. Ә алга таба булган хәлләр исә, Җинаять кодексында «җенси характердагы көчләү гамәлләре» дип тасвирлана.

Соңыннан ир куркынган баланы өенә кадәр озата. Кыз барысы турында да әти-әнисенә сөйли, таныш булмаган ир-атны яхшылап тасвирлап бирә. Ирне шул ук көнне кулга алалар.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, кызны Яшел Үзәндә яшәүче ир-ат көчләгән. Ул шушы хәл булган урынга якын гына яшәгән була.

Эш материалларында Никифоровның характеристикасына тыныч, басынкы холыклы, эшсез, ике бала әтисе дип язылган.

Өстәвенә, 2005 елда аны шушындый җинаять өчен хөкем иткән булганнар. Ул 10 ел утырып чыккан.

Никифоров балигъ булмаган балага карта җенси характерда көчләү гамәлләре өчен гаепләнә. Ул дүрт ай СИЗОда булган. Шушы вакыт дәвамында ул кызга тимәдем, мин гаепле түгел дип әйтеп килде.

Дәүләт гаепләүчесе сүзләренчә, Никифоровның җинаятькә катнашы тулысынча исбатлануга карамастан,аның адвокаты аклау хөкеменә ирешергә ниятләгән.

«Балигъ булмаган баланың җенси кагылгысызлыгына карата хөкем ителгән булган Иван Никифоров ундүрт яше тулмаган баланы үтерү белән янап җенси характердагы көч куллануда гаепле дип табылды. Суд-психиатрия экспертизасы нәтиҗәләре буенча аның педофилия белән интегүче авыру булуы ачыкланды», — диде судта прокурор Ольга Зарипова.

Хөкем карарын укыганда Никифоровның якыннарыннан беркем дә юк иде. Бары тик зыян күргән кызның әнисе генә килгән иде. Ханым журналистларның залдан чыгуын үтенде, әмма судья аларга калырга рөхсәт итте.

Ханым бик ярсыды, гаепләнүче эскәмиясендә утырган Никифоровка ташланырга әзер иде. Кызын мәсхәрәләгән иргә карата гаепләү карарын укыганда аның күзләренә яшь тулган иде.

Ә Никифоров киресенчә, үзен гаепле кеше итеп тотмады. Адвокатының кәефенә караганда, ул «гаделлек» тантана итәр һәм аны суд залында ук иреккә чыгарырлар дип өметләнгән иде булса кирәк.

Ул гаебен кире какты, үзен тыныч тотты, эндәшмәде, хөкем карарын да тыныч кына тыңлады. Элегрәк камералар алдында битен капюшоны белән каплаган булса, бу юлы тартынмыйча басып торды.

«Минем бер гаебем дә юк. Адвокат әйткәннәргә минем өстәр сүзем юк. Мин барысын да әйттем инде», — диде үзенең соңгы сүзендә Никифоров.

Дәүләт гаепләүчесе Никифоров өчен 19,5 ел сорады. Суд аны 18 елга махсус режимдагы колониягә җибәрде. Суд карары буенча Никифоров зыян күргән кызга ярты миллион акча түләргә тиеш.

Моннан тыш, Никифоровка педофилия буларак чагылыш табучы сексуаль тайпылышлардан мәҗбүри дәвалау билгеләнгән.

Якынча ике дистә елдан иреккә чыккач Никифоровка балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка балалар оешмалары янына якын бару, бигрәк тә шунда эшкә урнашу катгый тыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев