«Минем кышкы Буам» конкурсының беренче этабы җиңүчеләрен ачыклыйбыз (конкурсантлар фоторепортажы)
Күптән түгел "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясе һәм buinsk-tat.ru сайты кышкы шәһәрне һәм районны төшергән фотографияләр конкурсы игълан иткән иде. Беренче булып безнең bayrakbua@mail.ru электрон почтасына шәһәрдән Ләйсән Хәбибуллина җибәрде. Аның фотоларын карыйбыз: Икенче булып безне Ырыңгы авылыннан Эльза Шурбина фотолары белән шатландырды. Шушы көннәрдә почта әрҗәсенә өченче конкурсант Татар Буасы авылыннан...
Күптән түгел "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясе һәм buinsk-tat.ru сайты кышкы шәһәрне һәм районны төшергән фотографияләр конкурсы игълан иткән иде. Беренче булып безнең bayrakbua@mail.ru электрон почтасына шәһәрдән Ләйсән Хәбибуллина җибәрде. Аның фотоларын карыйбыз:
Икенче булып безне Ырыңгы авылыннан Эльза Шурбина фотолары белән шатландырды.
Шушы көннәрдә почта әрҗәсенә өченче конкурсант Татар Буасы авылыннан Гүзәл Мөхәммәтҗанова да фотолар салган иде.
Бүгеннән башлап конкурсантлар өчен "Новости Буинска" һәм "Буинск СМИ. Мы делаем новости" ВКонтакте төркемнәрендә тавыш бирә башлыйбыз. Аның өчен аларның һәрберсенең исем-фамилиясе, бер фотосы (күбрәк фотоларын күрәсегез килсә, сайтка кереп карыйбыз) астына "лайк" куябыз. Кем күбрәк "лайк" җыя, шул бәйгенең беренче этабы җиңүчесе. Тавыш бирү иртәгә төгәл 12 сәгатьтә туктатыла!
Игътибар! Икенче этапта катнашучылар фотоларын төшерлгән урыннарын язсыннар иде. Киресенчә булганда фотоларны жюри исәпкә алмаячак. Киттек!
Төп фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев