Байрак

Буа районы

Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

“Минем теща алтын” дип Рамил Хәйретдинов кем турында җырлый? Ул Буадан?

Рамил Югары Наратбаш авылы кияве. Ул Роза апа белән Фиргать абый Ихсановларның кызлары Рамиләнең тормыш иптәше. Бу җыр популярлаша башлагач, аның якташыбыз турында җырланганын белгәнгә Югары Наратбаш авылында яшәүче Роза ханым белән элемтәгә кердек. -Дүрт бала үстердек. Ходайга шөкер барысы да тормышта үз урыннарын табып яшиләр. Кечкенә киявем Рамил Казаннан...

Рамил Югары Наратбаш авылы кияве. Ул Роза апа белән Фиргать абый Ихсановларның кызлары Рамиләнең тормыш иптәше. Бу җыр популярлаша башлагач, аның якташыбыз турында җырланганын белгәнгә Югары Наратбаш авылында яшәүче Роза ханым белән элемтәгә кердек.

-Дүрт бала үстердек. Ходайга шөкер барысы да тормышта үз урыннарын табып яшиләр. Кечкенә киявем Рамил Казаннан кунакка кайткан саен, әби ничек кенә өлгерәсең барысына да! Мунчаң да яккан, бер абзар терлек туар, оныклар да синнән китеп тормый. Мин сиңа бер җыр багышлыйм әле, дия иде. Ходай насыйп итте. Җырны яздыргач та иң беренче миңа тыңлатты. Рәхмәт инде, шулай олылап, хөрмәтләүләренә. Барысы да бәйрәмнәргә, ялларга кайталар, аллага шөкер. Хәлемнән килгән кадәр әзерләнеп көтәм. Хәер, барысы да шулай инде. Шуңа күрә радиодан, телевидениедән бу җыр ишетелгәч, аның үзеңә багышлануын белгәч күңелгә рәхәт",- диде безгә Роза Ихсанова. Сүз уңаеннан, Рамил Хәйретдиновның әти-әнисе исә чыгышы белән Каенлыктан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев