Байрак
  • Рус Тат
  • “Минем яраткан тәрбиячем” конкурсы шартлары

    Без әлеге конкурсны 11 сентябрьдә игълан иткән идек.

    Өч көн дәвамында сездән, укучыларыбыз, яраткан тәрбиячеләр хакында заявкалар кабул иттек. Барысы 29 педагог турында мәгълүмат алдык. Кызганыч, авыл балалар бакчалары актив булмады. Конкурсантлар өчен биш этапта бер көн дәвамында тавыш биреп булачак. Һәрбер тавыш бирү вакыты көндезге сәгать 12дә тәмамлана.

    Беренче этап – 13-14 сентябрьдә

    1. Лилия Аббазова, “Әкият”
    2. Ләлә Анисимова, “Ромашка”
    3. Ильвира Сафиуллина, “Кояшкай”
    4. Гөлназ Вәлиуллина, “Дюймовочка”
    5. Гөлнур Хәсәнҗанова, “Батыр”

    Икенче этап – 17-18 сентябрьдә:

    1. Алсу Галиева, “Дюймовочка”
    2. Ангелина Гурлина, “Йолдызкай”
    3. Надежда Захарова, “Аленушка”
    4. Ольга Назарова, “АБВГДЕЙКа”
    5. Ландыш Кәлимуллина “Батыр”
    6. Лилия Гыйматдинова, “Ак каен”

    Өченче этап – 19-20 сентябрьдә:

    1. Резедә Санатуллина, “Әкият”
    2. Марина Землемерова, “Аленушка”
    3. Рузинә Насыйбуллина, Килдураз балалар бакчасы
    4. Ләйсән Натфуллина, “Дюймовочка”
    5. Сиринә Нуретдинова, “Светофорик”
    6. Ирина Бызова, “Ромашка”

    Дүртенче этап – 24-25 сентябрьдә:

    1. Венера Тимергалиева, “Йолдызкай”
    2. Елена Филиппова, “АБВГДЕЙКа”
    3. Лилия Хәлиуллина, “Кояшкай”
    4. Рузидә Шәкүрова, “Ак каен”
    5. Гүзәл Шәмиева, “Батыр”
    6. Резедә Сәгъдиева, “Дюймовочка”

    Бишенче этап – 26-27 сентябрьдә:

    1. Резедә Шакирҗанова, “Йолдызкай”
    2. Ольга Андреева, “Батыр”
    3. Алеся Матвеева, “Ак каен”
    4. Гүзәл Хәсәнова, “АБВГДЕЙКа”
    5. Марина Сугалова, “Ромашка”
    6. Надежда Арефьева, “Кояшкай”

    Һәрбер этапта иң күп “лайк” җыючы финалга чыгачак. Финалчылар өчен тавыш бирү 26-27 сентябрьдә көннәрдә оештырылачак. Алар арасында иң күп тавыш иясе абсолют җиңүче дип табыла. Төп приз “Буа-информ” журналистларының җиңүче турында “Буа ТВ” каналында сюжет, газетада һәм сайтта мәкалә булачак.

    Тавыш бирү без конкурсантларның фотоларын урнаштыргач башлана. Шуңа күрә безнең яңалыкларны карап барыгыз! Ул “ВКонтакте” социаль челтәренең “Новости Буинска” төркемендә һәм Инстаграмда buinsk.bayrak аккаунтында (аларга алдан язылып куярга киңәш итәбез) барачак. Тавыш бирү тәмамлангач, әлеге ике аккаунттагы “лайк”ларны кушып нәтиҗә чыгарабыз.

    Безнең белән калыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: