Байрак
  • Рус Тат
  • Мәктәпләрендә  түләүсез ашату яңалыгы  Буа районына да кагылачак

    Мәктәпләрендә  түләүсез ашату яңалыгы  Буа районына да кагылачак


    Яңа уку елы башыннан мәктәпләрдә башлангычларны кайнар азык белән бушлай ашата башлау  турында Россия хөкүмәте ел башын ук белдергән иде.  Район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков “Байрак” район газетасына биргән интервьюсында бу яңалык яңа уку елы башыннан безнең районга да кагылачагын сөйләде. Районда башлангыч сыйныфларда белем алучы балалар сентябрь аеннан түләүсез ашатыла башлаячак, диде ул. Һәр балага  көнлек туклану 51 сумлык итеп билгеләнә. Бушлай һәм өстәмә финанс кертеме җыючыларның  менюларында аерма булмаячак,  дип белдерә белгечләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: