Байрак
  • Рус Тат
  • “Изге эшләрдән соң күңел чистарынып, рәхәтләнеп китә”

    Кырык Садак авылы егете Ринат Ибраһимовны дин юлына күңелсез хәл китерде.

    Ульяновск шәһәрендә товар ташучы автомобильдә эшләгәндә булды ул хәл. Егет озак уйланды, ул бу сынауны үтәр өчен көне-төне Ходайдан ярдәм һәм сабырлык сорады. Аллаһы тәгалә каршысына килеп сыгынган бәндәләрен ташламый – авырлык артта калды, Ринат аны җиңәргә түземлек иңдергән Ходайга шөкер кылды, аның каршына килде. Шуннан бирле Ходай юлында ул. Хәзер инде ул районда дини юнәлештә актив эш алып баручыларның берсе. 30 яшен генә тутырган егет райондагы өлкән яшьтәге абыйларга гыйлем өстәү, Буа мәрәсәсендәге шәкертләргә тәрбия кылу һәм хәйриячелек эшен гамәлгә ашыра.

    Алдан соңгы шөгыле – мохтаҗларга ярдәм кулы сузуы турында язып китик әле. Күптән түгел Ринат районда беренчеләрдән булып WhatsApp кушымтада “Игелек” дигән төркем ачып җибәрде. Анда буалылар, читтә яшәгән райондашлар һәм башка дин кардәшләре хәйрия акчаларын җибәрәләр. Бу акча мохтаҗларга таратыла.

    – Бервакыт мәдрәсәгә бер ир-ат килде. Ул унике бала тәрбияләнә торган гаиләнең кияве икән. Бер чиләк бәрәңге алып китте. Мин бу кеше белән элемтәгә чыктым һәм җыелган акчаларга ишле гаиләгә азык-төлек илттек. Әлбәттә, аларга уңайсыз иде, кат-кат рәхмәт укыдылар. Ә безгә, адәм баласына мохтаҗларга ярдәм итү ул тансык, шундый эшләрдән соң, күңел чистарынып, рәхәтләнеп китә. Тагын да мохтаҗларга кул сузарга Ходай исәнлек, бәрәкәт бирсен, дип телисең, - дип сөйләде Ринат хәзрәт.

    Бу эшләрдә аңа шәкертләре дә булыша. Чөнки Ринат әле шәһәрнең “Госман” мәчетендә икенче имам булу өстенә, Буа мәдрәсәсендә тәрбияче дә. Ул балаларга дини вәгазьләр сөйләү өстенә аларны дөрес яшәргә, Ходай кушканны эшләргә, башкаларга карата мәрхәмәтле булырга, хәленнән килгәнчә ярдәм кулы сузарга өйрәтә. Шәкертләр аны тыңлыйлар, сораулар бирәләр, хәзрәтнең аларның һәрберсенә җентекләп җавап бирергә вакыты да, сабырлыгы да җитә. Ул үзенең Инстаграм битендә дә изгелек турында пост урнаштырган.

    – Изгелек кылу – яшәешнең максаты. Аллаһ безне бу җиргә изгелек кылу өчен җибәрде. Мондый бәндәләргә бәхет-шатлыкларны вәгъдә итә, - диеп язылган анда.

    Социаль челтәрләр аша дин кардәшләре белән аралашудан тыш Ринат Ибраһимов районның һәм республиканың җәмәгать эшләрендә дә катнаша. Узган ел ул Казанда уздырылган VIII Бөтендөнья яшьләре форумында катнашты, районнан бердәнбер вәкил булып барды. Ул бу чарада бик теләп катнашты, чөнки яшьтәшләренең фикерен белергә омтылу, кирәксә үзенекен дә төпләп әйтеп кую - егеткә хас сыйфат.

    – Миңа бу тәҗрибә бик кызыклы һәм файдалы булды. Дөньяның төрле почмакларыннан килгән татар яшьләренең яшәү рәвеше, кызыксынулары, татар телен саклап калуда планнары белән таныштык. Идеялы, перспективалы яшьтәшләр белән аралашу үзе күп нәрсәне бирә бит ул. Киләчәктә дә алар белән элемтәне өзмәскә, кайбер мәсъәләләр буенча аралашырга сүз куештык. Мондый зур очрашулар телебез, милләтебез өчен бик кирәк. Әгәр Ходай насыйп итсә, киләсе елларда да бу чарада катнашырга әзермен, - ди Ринат.

    Хәзрәтнең әле тагын бер таланты бар – моңлы итеп мөнәҗәтләр әйтә. Алай гына да түгел, ул аларның сүзләрен һәм көен үзе яза. Берничә ел рәттән “Зәйтүнә” дип аталган республикакүләм дини мөнәҗәтләр фестивалендә чыгыш ясый. Ә узган ел ул беренче урынны алып кайтты. Жюри әгъзалары аның көйләү сәләтенә генә түгел, мөнәҗәтнең тематикасы тирәнлегенә дә игътибар иткәннәр.

    Милли моңга тартылу ул минем яшьтән үк килә. Ходай кушса, киләчәктә дә дини белем арттырырга исәп, хәйрия эшләрендә дә элеккегечә актив катнашачакмын. Аллаһы тәгалә үзе насыйп итсен инде, - ди Ринат хәзрәт.

    Әлфинур Йосыпова.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: