Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Мөселман хатын-кызларын 8 Март белән котларга ярыймы? (сорау–җавап)

"Гаилә дусларыбыз намазга басты. Дустымның хатынын 8 Март бәйрәме белән котларга ярыймы икән? Гомумән, дөньяви бәйрәмнәргә диндә нинди мөнәсәбәт?" - дигән сорауга дин әһелләре ничек җавап бирә. Радик исемле егет язган сорауга Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт САБИРОВ җавап бирә. - Әссәләәмү галәйкүм...

"Гаилә дусларыбыз намазга басты. Дустымның хатынын 8 Март бәйрәме белән котларга ярыймы икән? Гомумән, дөньяви бәйрәмнәргә диндә нинди мөнәсәбәт?" - дигән сорауга дин әһелләре ничек җавап бирә.


Радик исемле егет язган сорауга Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт САБИРОВ җавап бирә.





- Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Ислам дине хатын-кызларга карата һәрвакыт зур хөрмәт күрсәтергә, мәрхәмәтле булырга чакыра, чөнки алар нəселне дəвам итүчелəр, киләчәгебезне хәл итүчеләр. Бу хөрмәт сүзләребездә генә түгел, гамәлләребездә, мөнәсәбәтебездә чагылырга тиеш. Әгәр без хатын-кызларыбызга карата күркәм мөгамәләдә булсак, тормышыбызда һәрвакыт бәйрәм булачак. Сөекле Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дип әйткән: "Сезнең иң хәерлегез хатыннарына карата иң яхшы мөнәсәбәттә булганыгыз" (Тирмизи).

Без 8 март көнне генә түгел, гомер буе хатын-кызларыбызны сөендерергә, аларга игътибарлы булырга тиеш. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) беркайчан үз хатыннарына кул күтәрмәде, аларга мәрхәмәтле булды. Безгә аннан үрнәк алып яшәргә тырышырга кирәк.

8 Март - бөтен илебез бәйрәм итә торган дәүләт бәйрәме. Дәүләт бәйрәмнәре белән тәбрикләргә мөмкин. Әлбәттә, мөселманга хәмер эчемлекләр, хәрам ризыклар булган мәҗлесләрдә катнашу катгый тыела.

nebudlohom.ruМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев