Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов “Якыннарыңны яздыр” акциясенә кушылды

Азат Айзетуллов "Якыннарыңны яздыр" акциясенә кушылды "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" республика акциясе 23 майда "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин инициативасы белән старт алган иде. Шушы көннәрдә аңа муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов та кушылды. Шәһәрнең үзәк почтасына килеп, "Байрак", "Знамя" газеталарына подписка рәсмиләштерде. Аларны ул үзе эшләп киткән...

Азат Айзетуллов "Якыннарыңны яздыр" акциясенә кушылды

"Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" республика акциясе 23 майда "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин инициативасы белән старт алган иде. Шушы көннәрдә аңа муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов та кушылды.

Шәһәрнең үзәк почтасына килеп, "Байрак", "Знамя" газеталарына подписка рәсмиләштерде. Аларны ул үзе эшләп киткән "Ак Барс Буа" агрофирмасының 2 номерлы филиалы хезмәтчәннәренә - Ташкичү авылыннан күп балалы әни Ләйсән Кәримуллинага, хезмәт ветераны Саимә Бармаковага һәм Тимбайдан тыл хезмәтчәннәре Анна Чинаховага, Петр Чешковка бүләк итеп яздырды.

- Өйдә без район газетасын да, республика, үзәк басмаларны да алдырабыз. Илдә барган һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга кирәк, - ди район башлыгы. Язылу кампаниясе 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аңа сез дә кушылыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев