Байрак
  • Рус Тат
  • “Нечкәбил” конкурсанты Ләйсән Сәмәрханованың балаларының иҗат эшенә тавыш бирегез

    "Нечкәбил" республика конкурсының ярымфиналына узган Ләйсән Сәмәрханова өчен тавыш бирү башланды. Әлегә аның балаларының иҗат эшенә бәя бирергә кирәк. Алар "Минем яраткан Ватаным" иң яхшы иҗат эше конкурсында катнашалар. Җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 30 августта ачыкланачак. Әйдәгез, районыбыз данын яклаучы Ләйсәнгә һәм конкурска искиткеч матур һәм эчтәлекле эш тәкъдим...

    "Нечкәбил" республика конкурсының ярымфиналына узган Ләйсән Сәмәрханова өчен тавыш бирү башланды. Әлегә аның балаларының иҗат эшенә бәя бирергә кирәк. Алар "Минем яраткан Ватаным" иң яхшы иҗат эше конкурсында катнашалар. Җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 30 августта ачыкланачак. Әйдәгез, районыбыз данын яклаучы Ләйсәнгә һәм конкурска искиткеч матур һәм эчтәлекле эш тәкъдим иткән Резеда белән Раянга җиңүгә ирешергә ярдәм итик. Моның өчен башта "ВКонтакте" социаль челтәрендәге "Нечкәбил" төркеменә керү сорала. Тавыш бирү өчен "Минем яраткан Ватаным" фотоальбомында Ләйсән Сәмәрханованың балаларының иҗат эшенә "лайк" куярга кирәк.

    Тиздән Ләйсәннең үзе өчен дә тавыш бирергә кирәк булачак. Бу хакта аерым хәбәр итәрбез - яңалыкларыбызны укып барыгыз.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: