Байрак
  • Рус Тат
  • "Әни, бәгърем, үләмен" - якташыбыз Лилия Сәлахетдинова Кемерово фаҗигасенә багышлап үзәк өзгеч шигырь язган

    Кичәдән бирле тамактан төер китми. Кулдан эш бармый. Телдә дә, уйда да шул: Кемерово фаҗигасе... Күпме бала тереләй янып үлгән! Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова да бу фаҗигане йөрәге аша уздырып менә нинди юллар язган.

    Күпме бала таш астында, 

    Күрде соңгы сәгатен. 

    Олыларга рәнҗү аша, 

    Балакай эндәшәсең: 

    Чыгу юлын ник бикләдең, 

    Кайда Кеше йөрәгең!?

    Нигә гомерем өздең? 

    Актык сулыш телефонда:

    - Ишек бикле, ярдәм килми, 

    Тирә-ягымда төтен...”

    Өметсезлек аша тавыш:

    - Әни, бәгърем, үләмен!..

    Күпме язмышны сөрттерде 

    Яңа туган язгы көн. 

    Күз яшьләре асфальт юа, 

    Елыйсы да бит читен, 

    Кайгы бүген бербөтен. 

    Кош канатларын аралап, 

    Һаваларда оча көл. 

    Бер гаепсез нарасыйлар, 

    Җирдә җәһәннәмне күрде...

    Кемгә соң бүген җиңел!?

    Иий нәниләр, теләү артык, 

    Сезгә түре җәннәтнең. 

    Якыннарга сабырлыклар, 

    Калгандыр эне-сеңел, 

    Дога кылыр сезгә гел.

     

    Фото: riafan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: