Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ни өчен хәзер буалыларга пошилардан куркырга кирәк?

Кичә "Эфир" телеканалыннан Чистайдан Түбән Кама шәһәренә бару юлында "Лада Ларгус" автомобиленең 3 яшьлек ана пошины бәрдереп үтерүе хакында видеосюжет күрсәтелде. Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсенең районара бүлеге начальнигы Михаил Филин сүзләренә караганда, трассадан хәрәкәтләнүче автомобиль йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәк, чөнки октябрьдә пошиларның парлашу чоры, шуңа да алар еш...

Кичә "Эфир" телеканалыннан Чистайдан Түбән Кама шәһәренә бару юлында "Лада Ларгус" автомобиленең 3 яшьлек ана пошины бәрдереп үтерүе хакында видеосюжет күрсәтелде.

Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсенең районара бүлеге начальнигы Михаил Филин сүзләренә караганда, трассадан хәрәкәтләнүче автомобиль йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәк, чөнки октябрьдә пошиларның парлашу чоры, шуңа да алар еш кына юлларга чабып чыгалар. 2011 елда Казан-Ульяновск трассасында пошиларны бәрдерүнең 2 очрагы теркәлгән. Узган ел Апас районы чигендә бер поши һәлак булган. Михаил Филин йөртүчеләргә юл билгесенә игътибар булырга куша, чөнки әлеге юл билгеләре пошилар күпләп яшәгән урманнар кырыйларына куела. Хайваннар сакчысы әйтүенчә, поши бәрдергән очракта йөртүчегә карата иск языла, соңыннан бу эшне суд карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев