Байрак
  • Рус Тат
  • Ничек итеп “Максим” буалыдан  “ЗИЛ” автомобиле сатып алган

    Буалы К. игъланнар сайтына “ЗИЛ” автомобилен сату турында белдерү куя.

     

    Берникадәр вакыттан соң аның телефондагы ватсабына “Мин Максим” дигән хәбәр килә. Озакламый шалтырата һәм “ЗИЛ” автомобилен сатып алырга теләвен әйтә. Алдан акча күчереп куярга теләгәнен, соңыннан гына автомобильне килеп алачагын белдерә. Мошенник К.га банк картасы срогы чыгу вакытын һәм карта артындагы өч урынлы кодны сорый. К. әйтә. Шуннан мошенник югала, ул инде код аша мобиль банкка керә алган була. К. ның картасында акчасы булмаса да шикләнә, банкка барып картасын яптыра, яңа карта ала. Яңа карта белән бергә аңа 37 мең сум акчасы булган кредит картасы да бирәләр. Бераздан әлеге сумма юкка чыга. Мошенниклар мобиль банк аша үзләренә күчергән булалар.

    Мәгълүмат район эчке эшләр бүлегеннән алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: