Байрак
  • Рус Тат
  • НИГӘ ШУЛАЙ АЧЫ ИКӘН ЯЗМЫШ...

    (Шушы көннәрдә аянычлы үлемгә дучар булып арабыздан киткән укучым Садыкова Зөлфия Зөфәр кызы истәлегенә багышлана) Ышанасы килми, ышанасы, Мәңгелеккә киттең арадан... Нигә "Язмыш" аерасың икән, Әти - әниләрне: газиз баладан... Нигә шулай ачы икән язмыш, Гомерләрне тигез бирмәгәч... Яшиселәр килә, яшиселәр, Киләчәгең алдан күрмәгәч... Эх, син Язмыш! Аңлат әле, Сәбәпләре...

    (Шушы көннәрдә аянычлы үлемгә дучар булып арабыздан киткән укучым Садыкова Зөлфия Зөфәр кызы истәлегенә багышлана)

    Ышанасы килми, ышанасы,

    Мәңгелеккә киттең арадан...
    Нигә "Язмыш" аерасың икән,
    Әти - әниләрне: газиз баладан...

    Нигә шулай ачы икән язмыш,
    Гомерләрне тигез бирмәгәч...
    Яшиселәр килә, яшиселәр,
    Киләчәгең алдан күрмәгәч...

    Эх, син Язмыш! Аңлат әле,
    Сәбәпләре нидән төзелгән...
    Ни сәбәптән икән, ни сәбәптән,
    Япь - яшь гомер - нигә өзелгән...

    Ышанасы килми, ышанасы,
    Арабыздан киттең, арадан.
    Күз алдында калдың мәңге,
    Төренеп син бары, ап-актан...

    Язмышларны кемнәр яза икән,
    Дәфтәрләрен кая куялар...
    Гомерләрнең соңгы чикләренә,
    Нинди төсләр белән сызалар...

    Ачы язмыш кемнәр өчен икән,
    Каләмнәре бәлки - карадыр.
    Шул каралык йөрәкләрне өзеп,
    Кайгыларга ник соң саладыр...

    И, Раббым! Бир сабырлык безгә,
    Ярдәмеңнән зинһар ташлама.
    Күз яшьләре кибәр соң булса да
    Тик йөрәктә кала, саклана...

    И, Раббым! Бир түземлек,
    Баласын югалткан газиз анага...
    Беркемгә дә язма ачы язмыш,
    Түземлек бир тагын - атага...

    Арабыздан киткән балаларга,
    Раббым бирсен - оҗмах түрләрен.
    Әти - әни, газиз балалар,
    Бергә бергә мәңге яшәсен...

    И бәндәләр онытмаска кирәк,
    Бөек Аллаһ, һәрчак ярдәмче.
    Ташлап китте диеп сыгылмагыз,
    Аллаһ барлыгын тоеп яшәче...

    Беркем үлми, күчелә ахирәткә,
    Каберләрдә калдырып гәүдәсен...
    Изге догаларны ташламыйча,
    Исән калганнар һәрчак яшәсен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: