Байрак
  • Рус Тат
  • “Нива”да чөгендер чәчәләр (+фото)

    “Дружба” агрофирмасының 3 номерлы “Нива” филиалында шикәр чөгендере чәчүгә кичә чыкканнар. Степановка урманы янындады 110 гектарлы кырда өч агрегат эшли. Аларга Владимир Архипов, Алексей Мясников һәм Виктор Николаев идарә итәләр.

    – Былтыр чәчүгә 27 апрельдә чыккан идек. Быел, яз көттерү, апрель ахырында көчле яңгырлар яву сәбәпле, 10 көнгә соңардык. Әмма эшне оешкан төстә ике сменада алып барабыз. Арпа, бодай һәм борчак та чәчбез. Аларда 7 чәчү комплексы эшли, – ди бүлекчә агрономы Иршат Әхмәтҗанов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: