Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Нурвахиттан сорау бирәләр: кое белән канализация чокыры арасында күпме ара булырга тиеш

" Авылыбызда йорт алдында моннан кырык ел элек казылган кое бар. Аннан авылдашлар ел әйләнәсе эчәргә су ала. Күптән түгел берәү коедан 10 метрлап ераклыкта канализация чокыры казырга ниятләде. Бу безне пошаманга салды: пычрак сулар коебызга эләкмәсме? Салих Краснов. Нурвахит авылы.". Сорауга "Роспотребнадзор" идарәсенең Буа, Тәтеш районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы...

" Авылыбызда йорт алдында моннан кырык ел элек казылган кое бар. Аннан авылдашлар ел әйләнәсе эчәргә су ала. Күптән түгел берәү коедан 10 метрлап ераклыкта канализация чокыры казырга ниятләде. Бу безне пошаманга салды: пычрак сулар коебызга эләкмәсме?

Салих Краснов.

Нурвахит авылы.".

Сорауга "Роспотребнадзор" идарәсенең Буа, Тәтеш районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы Артур Хәсәнов җавап бирә:

- СанПиН 2.1.4.544-96 таләпләре буенча коедан 20 метрдан да ким радиуста автомобильләр юу, терлекләр эчерү, кер уу һәм чайкау, шулай ук суны пычратучы башка гамәлләр кылу тыела. Димәк, бу очракта коедан ерак түгел канализация чокыры казырга ниятләүче кагыйдә бозачак. Моны, беренче чиратта, җирле үзидарә контрольләргә тиеш. Ул чара күрмәсә, безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

фото foto.cheb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “ Авылыбызда йорт алдында моннан кырык ел элек казылган кое бар.