Байрак
  • Рус Тат
  • “Окоплар казыдык, үләннән кабартмалар ашадык” – Буа районында Анастасия әби Баскакованы котладылар (+фото)

    Бүген район җитәкчелеге, ведомство вәкилләре Буа районының Зур Фролово авылында яшәүче Анастасия Баскакованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

    Анастасия түти сөйләвенчә, аның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән. Ул башкалар белән беррәттән окоплар казыган, көнен-төнен ял күрмичә ашлык көлтәсе бәйләгән, ашарга булмаганлыктан, төрле үләннәрдән пешергән кабартма белән тамак ялгаган. Күпне күргән әбигә мондый хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев Россия Президенты котлавын җиткерде, бүләк тапшырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: