Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

"Оныгымны әнисе белән бергә бер кабердә күмдек...": Балтач районындагы коточкыч һәлакәт турында

Балтач районының Норма авылы янындагы авариядә сигез айлык көмәне булган Айгөл Нәҗипова (Минхәирова) һәлак булды. Әлеге коточкыч юл-транспорт һәлакәте татарстанлыларны шаккаттырды.

Югары тизлектә очып килүче Инфинити машинасы белән бәрелешү вакытында сигез айлык көмәнле Айгөл руль артында була. «Дамба астында ятабыз...» Әле кичә генә кызын һәм туарга өлгермәгән оныгын гүргә иңдергән Резедә апа Минхәировага куркып кына шалтыраттым. Моңарчы, сөйләшү авыр булыр, шундый зур кайгы кочагында яшәүче ханыма тиешле сүзләр таба алмам дип көне буе уйланып йөрдем. Әмма үзен кулга алыпмы, күз яшьләрен тыепмы, Резедә апа булган хәлне түкми-чәчми сөйләп бирде безгә. Аның хәзер бер генә теләге - йөрәк парәсенең, оныгының үлеменә сәбәпче булган кеше тиешле җәзасын алсын иде.   - 19 декабрь төне гаиләбезгә күтәрә алмаслык кайгы китерде. Без Балтачның үзендә яшибез. Алар кодагыйларда, Соснада торалар иде, - дип сөйләде безгә Резедә апа Минхәирова,- Оныгым Айзиләне миңа калдырып, күрше авылга дусларына киттеләр. Мин барыгыз соң, бәбәебез тугач, бик йөреп булмас, дип озатып калдым. Кунарга сезгә кайтачакбыз дип чыгып киттеләр, Оныгым белән аларның кайтуын дүрт күз белән көтеп тордык, Айзилә тавышлы смс җибәрергә өйрәнгән ватс апп аша, әнисенә шул рәвешле хәбәрләр юллап торды. Айгөл миңа шалтыратып: "Әни, әллә мине юксынамы ул", дип сорады. Мин бар да әйбәт дип тынычландырдым, соңгы сөйләшүебез булган икән. Инде менә - менә кайтып керер алдыннан, төнге уникенче ярты булгандыр, миңа Фәнил шалтыратты: "Әби, безне машина бәрдереп китте, без дамба астында ятабыз, Айгөл селкенми, дәшми дә, беркем юк якында", диде. Мин өнемме, төшемме дигәндәй, артыма утырдым да, телефонга кат-кат карадым. Шулчакны үземне кулга алып тизрәк ашыгыч ярдәмгә шалтырата башладык. Андый вакытта номерлар да онытыла икән, буталып беттем.   Машинадан тимер өеме кала   Яшьләр Резедә апаларга 500 метр җитәрәк, Норма борылышында (Казан - Малмыж трассасының 102 нче километрында) җитди юл һәлакәтенә юлыга. Ниндидер мизгел эчендә трассадан югары тизлектә килүче "Инфинити" машинасы Айгөл һәм Фәнил Нәҗиповларның "Шевроле" машинасына бәрелә. Руль артында һәлакәт вакытында Айгөл булган, ире исә пассажир утыргычында утырган.   "Шаһитлар сөйләгәнчә, бәрелеш алдыннан алар туктап калган. Бәлки, алар каршыларына очып килүче машинаны күргәннәрдер дә, аның үтеп киткәнен юл читендә көтеп торырга уйлаганнардыр ", - дип сөйләде Нәҗиповларның танышлары.   Бәрелешү шундый көчле була ки, Фәнил белән Айгөл утырган машина юл астына очкан һәм бер мизгел эчендә тимер өеменә әйләнгән.   Өй белән фаҗига булган урынның арасы әллә ни ерак түгел, унбиш минут чамасы. Әмма әлеге шомлы төнне үткән юл гүя йөз елларга сузылгандыр сыман тоела Резедә апага. Күңеле белән бертуктаусыз бер сүзне кабатлый: "Алар исән...исән". Фаҗига урынына килгән арада, машинаны юлаучылар күтәргән булалар, Балтачтан ашыгыч ярдәм машинасы да килеп җитә. Айгөлне медиклар килеп җиткәнче. баштан бер машинага кертеп торалар, аннан соң ашыгыч ярдәм машинасына тапшыралар. - Мин скорыйга кереп утырган идем, мине куалап төшерделәр, апа, сезгә монда утырырга ярамый, диде медик ир, Айгөлне ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә алып кереп киттеләр. "Көтегез", -диделәр. Күпме көтәсе икән, дип шашар дәрәҗәгә җиттем. Шул вакытта бирегә үк шул гаепле машинада утырган дүрт исерек егетне китерделәр. Алар белән сөйләшмәдем, бары өмет катыш нәфрәт тулы карашымны төбәдем аларга, балалар гына исән калсын, дип теләкләр теләдем, -  дип сөйли Резедә апа.   Һәлакәт урынында ук үлгән Күпме вакыт үткәнен хәтерләми Резедә апа, бераздан коточкыч хәбәр җиткерәләр аларга. Айгөл, баксаң, һәлакәт урынында ук үлгән икән, ә биредә медиклар аның карынындагы сабыйны саклап калу өчен тырышканнар. Әмма, юкка... Резеда апа бу хәбәрдән соң гүя упкынга оча, зиһеннәре тарала, уй-фикерләү сәләтен югалта.   Тораташ булып катып кала ул, гүя ни исән, ни тере түгел, бер кәлимә сүз әйтә алмый, кызын һәм якты дөньяга килеп өлгермәгән оныгы (соңгы УЗИ сабыйның кыз булуын күрсәткән) югалтудан йөрәген кайгы баскан хатын бар җиһан турында оныта. Дарулар эчеп кенә аңына килә. Өйдә бит әле аны Айгөлнең яшь тә сигез айлык кызы Айзилә көтә. - Моргтан үз кулларым белән алып чыктым оныгымны, әтисенә тапшырдым. - ди Резедә апа, - Аның кулы сынган, берсе гипста, икенче кулы белән тотты нарасыен, күмгәнчегә кадәр беркемгә бирмәде, үзе тотты. Оныгымны әнисе белән бергә бер кабердә күмдек, әнисенең кочагында ул.   Кызын һәм оныгын күмеп кайтканнан соң, Резедә апа аның киемнәрен барлый. Баласын табуга тулысынча әзер булган икән мәрхүмә, сабыйга тиешле кием-салым, бала тудыру йорты өчен махсус сумка да. коляска да әзер булган...   Фаҗига буласы көнне Фәнил белән Айгөл туачак нарасыйларына исем дә тапканнар, бик озак эзләгәннәр аны, төрле вариантка тукталганнар. Ниһаять, икесенә дә ошаган Флюзә исеме белән атарга булалар. Инде күккә фәрештә булып ирешкән нарасыйга, дини кануннар буенча "Фатыйма" исеме кушканнар.   - Айзилә әтисе белән калачак, әнисеннән ятим калган баланы әтисеннән дә мәхрүм итәсем килми. Фәнил аның өчен үлеп китә, бер генә теләгем, безне оныттырмыйча үстерсен иде ул аны. Ул минем Айгөлемнең истәлеге, аны күрсәм, кызымны күргән сыман булам, - ди кайгыдан сулыгып калган Резедә апа.   Йолып калмакчылар   Булган хәлдән соң "Инфинити" йөртүчесе һәм өч пассажирны хастаханәгә китерүләре турында алда язып үткән идем. Ачыкланганча, ир-ат руль артына исерек килеш һәм йөртергә хокукы булмаган килеш утырган.   «Инфинити» руле артында Балтачта яшәүче 26 яшьлек ир булган. Ачыкланганча, ул инде исерек йөргән өчен берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган. Үзенең инстаграм сәхифәсендә дә Резедә апа кызын һәм оныгын күмгәннән соң, түбәндәге юллар калдырган: - Шушы явыз исерек адәмнәрне җәзаларга булышсагыз иде, зинҺар өчен. Өйдә әни дип елап, әнисез ятим калган кызын һәм яраткан ире Фәнилнең кайгысын уртаклашабыз. Резеда апа гаиләсенә килеп ирешкән мәгьлүматларга караганда, шикләнелүче ирне зур урындагы туганы җәзадан йолып калырга җыена икән. Ул хәзер дәвалануда, баштан район хастаханәсендә яткан, хәзер Казанда дәва ала икән. Аның белән элемтәгә чыгып булмады. Номеры өзелгән булып чыкты.   Республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, әлеге хәл Татарстан прокуратурасы аппаратының махсус контроленә алынган. Тикшерү бара.  

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

"Шәһри Казан"

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31514

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X