Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Пай җирләре өчен түләү артты”

Автор: Чулпан ШАКИРОВА Фото: Солтан Исхаков, Михаил Захаров, Салават Камалетдинов Авыл халкы өчен көз – елга йомгак ясау чоры. Эш белән тагын да эсселәнгән җәй инде артта калды, алда чагыштырмача тыныч кыш көтә. Әмма аңа кадәр әле салымнар түлисе, җир пайлары өчен түләүләрне алып бетерәсе бар. Сер түгел, кайбер хуҗалыклар пай җире өчен үз вакытында түләсә, кайберләре ахырга кадәр суза. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин белән быелгы пай җире түләүләре, пайчыларның һәм үз җирен аерып эшкәртергә теләгән милекчеләрнең хокуклары турында сөйләштек.

- Александр Иванович, узган ел биргән интервьюыгызда “Пай җиренең бер гектары өчен түләү 710 сумнан ким булмаска тиеш” дигән идегез. Быел бу суммада үзгәрешләр бармы?

- Быел пай җиренең бер гектары өчен түләү 750 сумнан да ким булмаска тиеш. Без бу хакта район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыкларына хәбәр иттек. Әлеге сумма август аенда Президент катнашындагы видеоконференция вакытында билгеләнде. 

Аренда түләве соңгы елларда арта барды. Соңгы биш елда ул гектарына уртача 710 сумны тәшкил итә. Дөрес, ел саен түләү суммасын арттырып баручы рекордчылар да бар. Исәп-хисап, гадәттә, урып-җыю беткәч ясала. Бу октябрь башыннан – декабрьгә кадәр булган ара. Инвесторларның соңрак та була, чөнки алар ел йомгакларын февраль-март айларында ясый, бирәсе калган бурычлары булса, апрель аенда өстәп түли. 2018 елда пай җирләреннән файдаланган өчен түләүчеләр юк әлегә. Тик ноябрь башыннан исәп-хисап ясый башларлар дип уйлыйм.

- Республика буенча билгеләнгән суммадан азрак түләүчеләр дә бар бит.

- Әйе, әйтик – Кукмара – лидер, Югары Ослан районы – аутсайдер дип әйтә алабыз. Былтыр Кукмара районы бер гектар җиргә уртача 1061 сумнан түләде. Баулы районы исә уртача – 880, Чистай районы - 865, Яңа Чишмә – 791, Тукай районы - 779 сумнан исәп-хисап ясады. Әлеге районнар пай җирләренә аренда түләве буенча лидерлыкны саклый. 

Әлеге мәсьәләдә иң артта калган район – Югары Ослан. “Заря” җәмгыяте файдаланган бер гектар җир өчен 195 сумнан түләгән. “Ак барс – Питрәч”, “Кызыл Шәрык” җәмгыятьләре дә күрсәтелгән минималь сумманы түли алмады.

Аларга капма-каршы итеп, Лаеш районының “Хәерби”, Тукай районының “Сәйдәш”, “Ирек” хуҗалыкларын китерергә була. Ютазы һәм Әгерҗе районнары да соңгы елларда түләүне арттырды. Узган ел биредә бер гектар пай җире өчен 1500 сумнан түләнгән. “ТрансАгро” (1000), “Камский бекон” (993 сум) “ Кулон Агро” авыл хуҗалыгы инвесторлары да үрнәк.

- Күрсәтелгән срокка сыешмыйча, түләми калучыларның исәбен алып барасызмы?

- Вакытында түләмәгән хуҗалыклар булгалый. Әмма алар бармак белән генә санарлык. Массакүләм кара исемлек юк. Гадәттә, без андыйларны белеп, кисәтү ясасак, тиз арада бурычларын түләү ягын карый. Әмма “Агропродукт” ҖЧҖ әйтми кала алмыйм. Аның Лениногорск районы пайчылары каршында ике еллык бурычы бар. Тик 2017-18 елда ике ел өчен түләргә ышандыралар. Билгеле, республика күләмендә куелган 750 сумнан түгел, 500 сумнан гына исәп-хисап ясамакчылар. Мин җәмгыятьнең җитәкчесе белән күптән түгел сөйләштем, бер гектар җир өчен 500 сумнан, ике ел өчен 1000 сумнан исәп-хисап ясарга сүз бирде. Лениногорск район башлыгына әлеге мәсьәләне үз контроленә алырга куштым.

- Александр Иванович, арендага биргән пай җиреңне аерып алырга теләүчеләргә нинди киңәш бирер идегез?

- Мин җир паен бүлеп алганчы уйланырга киңәш итәр идем. Закон нигезендә, булеп алган җир пае эшкәртелергә тиеш. Әгәр аны эшкәртерлек техникаң булмаса, ул җир белән нишлисең, карап утырып булмый бит. Бездә җир паеның уртача мәйданы 5,4 га. Аны бит кулыңа көрәк тотып кына эшкәртеп булмый. Бездә әле фермерларның да техника егәрлеге җитәрлек түгел. Техника бәясе арта, ә ашлык бәясе биш ел элек ничек иде, һаман да шул тирәдә тирбәлә. Продукциянең үзкыйммәте генә бераз артырга мөмкин. Ә бит файда да, керем дә юк. Киңәшем шул: көчең бар икән, рәхим ит, җиреңне бүлеп ал да, аерылып чык. Бездә бит “Башлангыч фермер”, “Гаилә фермасы” кебек программалар белән эшләүчеләр бар. Алар, билгеле, үз җирләрен алу ягын карый.

- Җирне каян телисең, шуннан алып буламы?

- Булачак өлешче берәүгә дә комачаулык итмәскә тиеш. Әйтик, милекче үзе теләп, кыр уртасында үз җирен бүлеп ала икән, башка милекчеләрнең хокукы турында уйламый булып чыга. Пай җире булган һәркем үз җирен алып аерылып чыга ала. Әмма җир кишәрлеге аңа пайчыларның гомуми җыелышында беренче чиратта кулланылышлы җир биләмәсеннән бирелә. Җыелышта мондый сөйләшү булмаган икән, авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү буенча аерым процедура бар. Ул межалау инженеры белән килешү төзеп, межалау процессын башларга хокук бирә. Бу очракта газетага игълан бирелә, кишәрлек кадастр исәбенә куела, җирнең чикләре, урыны, мәйданы билгеләнә. Игълан басылып чыкканнан соң 30 көн эчендә каршы килүчеләр булмый икән, җирне алырга рөхсәт бирелә, җир мәйданы һәм чикләре килешенгән дип санала. Милекче шуннан соң гына теркәү палатасына барып, аерым кишәрлеккә булган хокукларын терки.

- Пайчыларның җирен арендага биргән хуҗа белән килешүдә ниләр күрсәтелергә тиеш?

- Килешү Гражданнар кодексының 29 маддәсенә туры китереп төзелә. Анда килешүче яклар турында мәгълүмат (ФИО), реквизитлар, җирнең мәйданы, кадастр номеры, кадастр бәясе, аренда срогы, аренда хакын түләү срогы, бәясе күрсәтелә. Башка шартлар да булырга мөмкин, алар бөтенесе дә килешүдә күрсәтелә. Башка төрле ярдәм күрсәткән очракта, килешүгә үзгәрешлэр кертелә. Әйтик, аренда түләве акчалата яки натураль (ашлык, печән) һәм тәкъдим ителә торган хезмәтләр формасында түләнә (бакча сукалау, су кертү һ.б.) икән, аны язу шарт. Килешү пай милекчесе һәм арендага алучы арасында бер елга төзелә һәм ел саен гомуми җыелышларда озайтыла. Анда хуҗалык күрсәтә торган һәр хезмәтнең бәясе языла. Аңа милекче яки ышанычлы кешенең имзасы куела. Милекченең үз мөһере булса – шул, булмаса авыл җирлегенеке сугыла. Күпчелек очракта, милекчеләрнең ышанычлы кешесе авыл җирлеге башлыгы яки сәркатибе була.

- Пай җирләре ничә елга кадәр арендага бирелә?

- Пай җирләрен арендага алу буенча килешү кыска һәм озак вакытка төзелә. Максималь вакыт – 49 ел, минималь срок– бер елга кадәр. Дөрес, 11 айга, 5, 10, елга кадәр төзелә торганнары да бар. Бер елга төзелгән килешү һәр ел саен озайтылырга тиешяки өстәмә килешү төзелә.

- Килешү төзегәнче пайчылар нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?

- Беренче чиратта, аренда түләве бәясенә һәм түләү шартларына игътибар итәргә кирәк дияр идем. Нәрсә белән? Ничек? Кайчан? Шушы сораулар аны беренче чиратта кызыксындырырга тиеш. Шулай ук пайчыны арендаторның җирне дөрес максатларда куллануы да кызыксындырырга тиештер. Җирне арендага алган хуҗалык аның уңдырышлылыгын киметергә тиеш түгел. Ник дигәндә, арендатор бүген уңыш җыеп алды, иртәгә ул монда эшлиме-юкмы – беркем белми. Пайчылар үз җирләренә минераль һәм туклыклы матдәләрнең вакытында кертелүен контрольдә тотарга тиеш. Моны килешүдә күрсәтергә кирәк. Без районнарга аренда килешүенә җирнең сыйфаты буенча характеристика кертергә кирәк дигән белешмәләр дә җибәрдек. Анда уртача гумус, файдалы матдәләр күләмен күрсәтергә кирәк. Әйтик, гумус 5,5 % булып, бер елдан соң 6 %ка җиткән икән, бу – арендатор җирнең уңдырышлылыгын арттырган дигән сүз. Әгәр бу килешүдә язылып, җирнең гумус күләме кимесә, җирнең сыйфаты өчен компенсация алырга мөмкин.

- Бүген җир паен сатып алырга һәм сатарга теләүчеләр нинди процедура аша уза?

- Һәр милекче үзенең пай җирен сатырга, бүләк итәргә яки кемгәдер мирас итеп калдырырга хокуклы. Пайчы үз милкен аерып алмыйча да үзе кебек үк милекчегә һәм арендага алган хуҗалыкка бирә ала. Авыл хужалыгы җирләренең әйләнешен көйли торган Федераль закон нигезендә, пайчы үз өлешен саткан очракта, беренче булып үзе кебек милекчегә яки арендага алган хужалыкка тәкъдим итәргә тиеш. Ә өченче затларга сату өчен үз өлешен аерып алып, шул өлешкә булган хокукын рәсмиләштерергә кирәк. Шуннан соң гына сата ала. Җирен арендаторларга саткан очраклар бик күп.

- Әгәр мин бүген үз җиремне арендатордан алып, эш башларга теләсәм, беренче чиратта кая барырга?

- Арендага алучы белән килешүегез бар икән, аның срогы чыкканны көтәргә кирәк. Моның алдыннан сез аны кисәтеп куярга тиешсез. Ничә ай алдан кисәтеләсе җирне арендага биргәндә төзелгән килешүдә үк күрсәтелсә, яхшы. Гадәттә, килешүләр пайчыларның гомум җыелышы вакытында, гыйнвар-февраль айларында төзелә. Әгәр пайчы арендаторга язын үз җирен алырга теләве турында әйтмәсә, арендатор бу урынга минераль яки туклыклы ашламалар кертергә, көзге яки күпьеллык культуралар чәчәргә мөмкин. Арендатор милекчегә теге яки бу өлешне бүлеп алуга каршылык күрсәтә алмый. Бары тик башка пайчылар гына ризасызлык белдерә ала.

- Александр Иванович, бер райондагы пай җирен межалауда икенче районның кадастр инженеры катнаша аламы?

- Катнашырга мөмкин, әмма барысы да законлы булырга тиеш. Шундый очраклар белән очрашырга туры килде. Чүпрәле районында берәү гомум пай җирләреннән үзенең өлешен бүлеп алырга тели. Моның өчен ул Буадагы кадастр инженерына мөрәҗәгать итә. Инженер Чүпрәле район газетасына түгел, ә Буа газетасына игълан бирә. “Межалау проекты белән дүшәмбедән җомгага кадәр, 8-7 аралыгында Буа шәһәренең Фәлән урамында таныша аласыз”, ди. “Нигезле каршы килүләр язма рәвештә 30 көн эчендә шул ук адрес буенча кабул ителә”. Буада бит бу, Чүпрәледә түгел. 

Икенче очрак Тәтеш районында булды. Җир межалану турындагы белдерү республика газетасында басыла, ә каршы килүче булса, Югары Осланга барырга кирәк. Чөнки Тәтеш кешесе мөрәҗәгать иткән кадастр инженеры шуннан. Билгеле, бу законлы гамәлләр түгел. Без бу хакта белеп алу белән урыннарга хәбәр иттек. Бу очракта барлык пайчылар судка бирергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев