Байрак
  • Рус Тат
  • Пермьнан килгән автофургон йөртүчесенә шәрабын Буада бушатырга туры килде

    Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 декабрь көнне кичке 10 тулганда юл инспекторы шәһәрнең Ефремов урамында Citroen автофургонын туктата. Аның руле артына утырган 1963 елгы Пермь йөртүчесенә фургонны ачып, йөкне тикшерергә кирәклеген әйтә. Ә анда 3, 5 литрлы пластик шешәләргә тутырылган (этикеткаларына караганда төрле маркалы) 554 данә шәраб...

    Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 декабрь көнне кичке 10 тулганда юл инспекторы шәһәрнең Ефремов урамында Citroen автофургонын туктата. Аның руле артына утырган 1963 елгы Пермь йөртүчесенә фургонны ачып, йөкне тикшерергә кирәклеген әйтә. Ә анда 3, 5 литрлы пластик шешәләргә тутырылган (этикеткаларына караганда төрле маркалы) 554 данә шәраб төялгән була. Йөртүченең бу товарга тиешле документлары булмый. Хәзерге көндә алкогольле продукция тикшерүгә җибәрелде.

    Фото: www.orinfo.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: