Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Питрәч районында юл фаҗигасендә һәлак булган дүрт кешенең дүрт баласы ятим калды

Кичә республика халкы берничә кешенең гомерен өзгән юл фаҗигасе турында ишетеп тетрәнде. Коточкыч һаләкәттә корбан булган ирле-хатынлы Дәүләтшиннарның өч баласы ятим калды. Алар белән машинада булган Алинә Мортазинаның нәни кызчыгы әнисез калды. 4 нче гыйнвар 14.00 сәгатьтә, Казан - Шәмәрдән юлының 63нче чакрымында, Питрәч районы Чуча авылы янында коточкыч авария...

Кичә республика халкы берничә кешенең гомерен өзгән юл фаҗигасе турында ишетеп тетрәнде. Коточкыч һаләкәттә корбан булган ирле-хатынлы Дәүләтшиннарның өч баласы ятим калды. Алар белән машинада булган Алинә Мортазинаның нәни кызчыгы әнисез калды.

4 нче гыйнвар 14.00 сәгатьтә, Казан - Шәмәрдән юлының 63нче чакрымында, Питрәч районы Чуча авылы янында коточкыч авария була. "Хендэ Крета" автомобиле белән 14нче модельле "Лада" машинасы маңгайга-маңгай бәрелешә. "Иномарка" руле артында булган 35 яшьлек йөртүче зур тизлектә каршы як полосага чыга. "Лада" йөртүчесе һәм аның өч пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Бер пассажиры авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. "Иномарка" йөртүчесе һәм андагы ике пассажир да хастаханәдә.

14нче модельле "Лада" машинасы руле артында булган 1978 елгы Рамил Дәүләтшин, аның 1983 елгы тормыш иптәше Гөлчәчәк Теләче районында гомер кичергән. 4 гыйнвар көнне Дәүләтшиннар гаилә дуслары Нияз Мортазин, аның хәләл җефете Алинә, Алинәнең Лениногорскидан кунакка кайткан бертуган энесе белән бергәләп Казанга кинотеатрга барышлары булган. Тик, ни кызганыч, шушы юлда аларны үлемнәре сагалап торган...

Мәгълүмат алу өчен, без Теләче районы Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков белән элемтәгә кердек, чөнки яшь гаилә Иске Җөригә, Рамилнең әтисе Рәис абый Дәүләтшинның туган авылына еш кайтып йөри торган булган. Шулай ук, Теләче авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин һәм Рамилнең икетуганы Илфат белән хәбәрләштек.

Санаулы минутлар эчендә улын һәм киленен югалткан Рәис абый һәм Гөлсинә апага бүген сабырлык кына телисе кала. Рамилнең әтисе Рәис абый районда бик актив, республикакүләм ярышларда катнашып танылган чаңгычы, көрәшче буларак билгеле.

Әңгәмәдәшләребез Рамил һәм Гөлчәчәк Дәүләтшиннарның булдыклы гаилә булуларын әйтте. Хәер, аларның районда кибет тотуы да көчле гаилә булулары турында сөйли. Гөлчәчәк үз кибетләрендә сәүдә итсә, Рамил башка кибеттә эшләгән.

- Бөтен эштә булыштылар, бик әйбәт кешеләр иде. Ярдәмчел иде алар, бер кешегә дә "юк" дип әйтә белмәделәр, - дип искә ала мәрхүм туганнарын Илфат.

Дәүләтшиннарның өч балалары ятим калган. Олы балалары Илназ 6 нчы сыйныфта белем ала. Уртанчы балалары Ислам 3 нче сыйныфта укый, төпчекләре - кызлары Зәринәгә 4 яшь.

Биш кешелек машинадан нибары Нияз Мортазин исән калган. Ул - районның "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәк директоры. Аның аяк-куллары, кабыргалары сынган дигән мәгълүмат бар. Вафат булган хатыны Алинә районның социаль яклау бүлегендә эшләгән.

Автоһаләкәт нәтиҗәсендә Алинә Мортазинаның өч яшьлек кызы әнисез калды. Инде әтисенең исән-сау тернәкләнеп аякка басуын теләп калабыз.

Бәйрәмнәрдә Мортазиннарга Лениногорскидан кунакка кайткан егет - Алинәнең энесе дә һәлак.

Дәүләтшиннар исә, бүген Теләче районы Иске Җөри авылы зиратында җирләнде.

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев