Байрак
  • Рус Тат
  • Поликлиникада почта кабат ачылачакмы?

    "Әниемне ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып килеп, стационарга салырга туры килде. Моның өчен документларының күчермәләрен сорадылар. Адарны чыгартыр өчен ярты шәһәрне әйләндек. 1 номерлы поликлиникадагы почта бүлекчәсен ни сәбәпле яптылар? Ксерокопия ясап та, түләүләр түләп тә, кирәк-яракны сатып алып та була иде. Хәзер халык аптырый. Сорауга Буа районара почтамты начальнигы Айрат...

    "Әниемне ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып килеп, стационарга салырга туры килде. Моның өчен документларының күчермәләрен сорадылар. Адарны чыгартыр өчен ярты шәһәрне әйләндек. 1 номерлы поликлиникадагы почта бүлекчәсен ни сәбәпле яптылар? Ксерокопия ясап та, түләүләр түләп тә, кирәк-яракны сатып алып та була иде. Хәзер халык аптырый.

    Сорауга Буа районара почтамты начальнигы Айрат Шәйхаттаров җавап бирә:

    - Район үзәк дәваханәсенең 1 номерлы поликлиникасында торган почта пункты, әлеге бинада ремонт эшләре көтелү сәбәпле, вакытлыча алынды. Дәваханә администрациясе белән ике арада аны киләчәктә кайтару турында килешү төзелде. Почта киосксы өчен аерым бүлмә билгеләнде. Бинада ремонт тәмамланганнан соң, ул яңадан эшли башлаячак.

    Фото: kursktv.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: