Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Полицейскийлар кесәсендә наркотик йөрткән 20 яшьлек пассажирны тоткарладылар

8 августта кичке 8 туларга 10 минутта ЮХИДИ хезмәтчелегенең 1нче батальонының 4нче взвод инспекторлары һәм район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Казан - Ульяновск автотрассасының 135 километрында, элеккеге КПМ янында Ульяновск шәһәре ягыннан килүче "ВАЗ-211440" автомобилен туктаталар. Рульдә райондагы авылларның берсендә яшәүче 27 яшьлек, пассажир утыргычында 34 һәм...


8 августта кичке 8 туларга 10 минутта ЮХИДИ хезмәтчелегенең 1нче батальонының 4нче взвод инспекторлары һәм район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Казан - Ульяновск автотрассасының 135 километрында, элеккеге КПМ янында Ульяновск шәһәре ягыннан килүче "ВАЗ-211440" автомобилен туктаталар. Рульдә райондагы авылларның берсендә яшәүче 27 яшьлек, пассажир утыргычында 34 һәм 20 яшьлек ир-егетләр була. Полицейскийлар тикшерү барышында 1995 елгы пассажирның трикосының сул кесәсеннән кечкенә полиэтилен төргәк табалар. Аның эчендә карасу төстәге матдә була. Тикшерү барышында аның синтетик наркотик икәнлеге ачыклана. Наркотик белән тотылган егеткә карата Россия Федерациясе Җинаять кодексы 228 маддәсенең 2 бүлеге нигезендә эш кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 августта кичке 8 туларга 10 минутта ЮХИДИ хезмәтчелегенең 1нче батальонының 4нче взвод инспекторла...