Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Полиция хезмәткәрләре буалы хатын-кызга пычак кадауда шикләнелүчене ачыкладылар

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кичә кич район үзәк дәваханәсенә китерелгән хатын-кызга пычак кадауда шикләнелүчене ачыкладылар. Ул Татар Биморзасында җинаять кылынган йортның хуҗасы - 1968 елгы берничә тапкыр хөкем ителгән һәм административ җаваплылыкка тартылган ир-ат. Алар алкоголь куелган табын артында бәйрәм иткәндә сүзгә килгәннәр. Исерек талашның ахыры шулай аяныч тәмамлана....


Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кичә кич район үзәк дәваханәсенә китерелгән хатын-кызга пычак кадауда шикләнелүчене ачыкладылар. Ул Татар Биморзасында җинаять кылынган йортның хуҗасы - 1968 елгы берничә тапкыр хөкем ителгән һәм административ җаваплылыкка тартылган ир-ат. Алар алкоголь куелган табын артында бәйрәм иткәндә сүзгә килгәннәр. Исерек талашның ахыры шулай аяныч тәмамлана.
Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 26 яшьлек хатын-кыз реанимация бүлегендә ята. Аның бавыр тирәсендә тәненә кадалган пычак, бәхеткә, эчке органнарына зыян салмаган. Ул үз аңында, табиблар хәле уртача авырлыкта дип бәялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кичә кич район үзәк дәваханәсенә китерелгән хатынкызга пычак к...