Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Президентыбыз нинди укучы булган?

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның беренче укытучысы күңелендә укучысы белән бәйле нинди хатирәләр яши? Шәмәрдәндә яшәүче, 38 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Римма Закирҗанова үз истәлекләре белән уртаклашты. -1963 елда Лесхоз сигезьеллык мәктәбенә беренче сыйныфка укырга кергән алты яшьлек Рөстәмне мин, 18 яшьлек башлангыч сыйныфлар укытучысы, каршы алдым. Рөстәм...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның беренче укытучысы күңелендә укучысы белән бәйле нинди хатирәләр яши?

Шәмәрдәндә яшәүче, 38 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Римма Закирҗанова үз истәлекләре белән уртаклашты.

-1963 елда Лесхоз сигезьеллык мәктәбенә беренче сыйныфка укырга кергән алты яшьлек Рөстәмне мин, 18 яшьлек башлангыч сыйныфлар укытучысы, каршы алдым. Рөстәм белән уртак телне тиз таптык. Егерме бала җыйналган сыйныфтагы тәүге дәресемне бүгенгедәй хәтерлим. Шулар арасында кыска гына буйлы, чандыр гына малай иде Рөстәм. Түгәрәк зур күзен укытучыдан алмыйча, сөйләгәнне сеңдереп кенә утыра, соңыннан чатнатып җавап бирә. Һәрчак күп белергә омтылды, спортны бик яратты. Малайларга хас шуклык та читләтеп үтмәде. Гаҗәп тырыш, ярдәмчел, тыйнак булды ул. Берәр сыйныфташы авырып дәрескә килә алмаса, мәктәптән дустының хәлен белергә китә иде. Кечкенәдән дус җанлы, мәрхәмәтле булуы белән хәтеремдә калган. Мин ул вакытта ук Рөстәмнең дәрәҗәле кеше буласына инанган идем. Укучым белән чын күңелемнән горурланам, ирешкән дәрәҗәләренә куанып бетә алмыйм, - ди хөрмәтле Президентыбызны белем иленә алып кергән укытучысы Римма Закирҗанова.

Фәридә Вилданова язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев