Байрак
  • Рус Тат
  • Раил Садриев: «7 көнлек баламны салкын суга тыктым, 29нчы көнендә мунчадан алып чыгып, карга ыргыттым»

    Кыш көне күпләр тәннәрен чыныктырып калырга тырыша. Саф һавада йөри, чаңгы шуа, хәтта Казан читендәге мәңге катмас Зәңгәр күлдә коенучылар да бар. Мондый экстремаллар җырчы-күлән, актер-артист тирәсендә дә бар. Мәсәлән, Буа дәүләт сатира театры җитәкчесе Раил Садриев. «Ирек мәйданы» газетасының кыш көне чыныгуга багышланган сәхифәсендә ул болай дигән: - Хатыным...

    Кыш көне күпләр тәннәрен чыныктырып калырга тырыша. Саф һавада йөри, чаңгы шуа, хәтта Казан читендәге мәңге катмас Зәңгәр күлдә коенучылар да бар. Мондый экстремаллар җырчы-күлән, актер-артист тирәсендә дә бар. Мәсәлән, Буа дәүләт сатира театры җитәкчесе Раил Садриев.

    «Ирек мәйданы» газетасының кыш көне чыныгуга багышланган сәхифәсендә ул болай дигән:

    - Хатыным Эльмира белән 8 ел буе балабыз булмады. Яңача яши башларга кирәклеген аңлап, кышкы салкында икәхләшеп яланаяк берничә чакрым араны үтә, салкын су белән коена, атна азагында ашамыйча тора башладык. Күп тә үтмәде, хатыным балага узды. Малай 7 көнлек вакытта аны салкын суга тыктым, 29 көнлек чагында мунчадан алып чыгып, карга ыргыттым. Порфирий Ивановның чыныгу системасын өйрәнеп, салкын су белән коенудан күп файда алабыз.

    Чыганак: artistlar.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: