Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Раил Садриев балаларга татар спектакльләрен бушлай күрсәтергә кирәк дип саный

Бу - Россия күләмендәге проблема, ди Буа театры директоры.

Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриев балалар өчен татарча спектакльләрне бушлай күрсәтергә кирәк, дип саный. Бу фикерен ул бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында түгәрәк өстәл барышында әйтте. 

 

"Зәвык менталитетка бәйле. Безнең иң зур бәла - без татарча фикер йөртмибез. Авылга интернет килеп кергәч, балалар русча сөйләшә башлады. Дәүләт шундый мөмкинлек тудырса, балаларга татар спектакльләрен бушлай күрсәтеп, шул рәвешле аларга үтеп керәсе иде", - ди Буа театры директоры. 

 

Раил Садриев Буадагы  мәктәпләрдән балаларны театрга китерә алмауларын да әйтте.

 

"Ата-ананың, беренчедән, матди мөмкинчелеге, икенчедән вакыты юк. Театрларны мәктәпкә кертмәү - Россия күләмендә зур проблема", - диде театр җитәкчесе.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X