Раил Садриев Буага Лифановны, Безруковны алып килде. Быел җәйгә кайсы “йолдыз”ны чакыра?
Җәй көне Буада “Буа: диалог киңлегендә” халыкара фестивале уздырыла. Аңа халык артисты Виктор Сухоруков килергә мөмкин.
“Сухоруков бик популяр актер. Без аның белән күрешеп сөйләштек. Безнең театр фестиваленә килүе турында килештек”, - дигән Раил Садриев “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Россиянең халык артисты, Виктор Сухоруков – Моссовет театры актеры.
Исегезгә төшерәбез, быел Буага Сергей Безруков килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев