Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Раил Садриев Илшат Әминовка Буадагы Россиянең иң зур метерориты төшкән дип фаразланган урынны күрсәтте

Август ахырында Буа турында сюжет төшерергә "Татарстан-Яңа гасыр" телевидениесе генераль директоры Илшат Әминов килгән иде. Ул Буаның истәлекле җирләрендә булды. Ә Буа театры директоры Раил Садриев аны Карлы елгасы буендагы моннан 10 миллион ел элек Россия тарихында иң зур метеорит төшкән дип фаразланган урынны күрсәтте. Хәзерге көндә әлеге кратерның урыны...


Август ахырында Буа турында сюжет төшерергә "Татарстан-Яңа гасыр" телевидениесе генераль директоры Илшат Әминов килгән иде. Ул Буаның истәлекле җирләрендә булды. Ә Буа театры директоры Раил Садриев аны Карлы елгасы буендагы моннан 10 миллион ел элек Россия тарихында иң зур метеорит төшкән дип фаразланган урынны күрсәтте. Хәзерге көндә әлеге кратерның урыны җир белән тигезләшкән диярлек. Ул 12 километр диаметрлы. Раил Садриев әйтүенчә, әлеге уникаль табигый һәйкәлне Мәскәү дәүләт университеты галимнәре тикшереп киткәннәр. Аның координатлары төгәл билгеле. Метеоритның 338 граммлы иң зур кисәге Чабаксар музеенда саклана. Әлеге кратер халыкара табигый һәйкәлләр каталогына кертелгән. Вакыты белән әлеге җирдә җир селенүләр дә була икән.
-Бирегә галимнәрне, геологларны китерергә кирәк. Кем белә бәлки киләчәктә бу җир туристлар өчен бик кызык булачак, - ди Раил Садриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Август ахырында Буа турында сюжет төшерергә “ТатарстанЯңа гасыр” телевидениесе генераль директоры Ил...