Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Раил Садриев: «Сергей Безруков безгә кыйммәткә төште»

15-24 май көннәрендә Буа шәһәрендә узачак «Буа театры: диалог киңлегендә» II халыкара театр фестиваленә танылган Россия актеры Сергей Безруков «Нәни принц» спектаклен алып киләчәк.

Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе-директоры, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев Безруковның гонорарын халыкка ачмаса да, аның Буага бик кыйммәткә төшкәне турында әйтте.

– Безруков кебек танылган йолдызлар безнең фестивальгә кирәк. Ул безнең Мәскәү белән элемтәләрне ныгыта, фестивальне танытырга ярдәм итә. «Нәни принц» спектакленә билетларны Казан, Самара, Ульяновск, Әлмәт кебек шәһәрләрдән шалтыратып сорадылар. Көн саен Буага андый актерлар килми бит. Безруковның гонорары гына түгел, ул үзе безгә бик кыйммәткә төште. Спектакль барышында уйнаучы оркестр гына да үзе ни тора?! Әлеге традицияне киләсе елга да дәвам итәргә уйлыйбыз. Бәлки әле Константин Хабенскийны чакырырбыз, – диде Раил Садриев.

Антуана де Сент-Экзюпери әсәре буенча куелган әлеге спектакльгә билет бәясе дә саллы гына – бер кешегә 5 мең. Шуңа да карамастан, инде билетлар сатылып беткән диярлек. Спектакль 24 май көнне Буа район мәдәният йортында 18.00 сәгатьтә куелачак. Сергей Безруков әлеге спектакль өчен Мәскәүдән махсус кайта, рейсында үзгәрешләр килеп чыкса, спектакль вакыты 14.00гә күчәргә мөмкин.

– Буада театраль фестиваль оештыру теләге моннан биш ел элек Франциягә барып кайтканнан соң туган иде. Мондый зур чаралар оештыру өчен Буа менә дигән җир: бездә федераль трасса, ике аэропорт, су юлы да бар. Быел фестивальдә «Алтын битлек» россиякүләм милли театр фестивале белгече дә килә. Театрларга әлеге белгечләрнең фикерен ишетү – үзе бер зур дәрәҗә, – ди Буа театры директоры.

Фестивальдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры – «Килмешәк» спектаклен, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры – «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте», Казан яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) – «Ибраһим әфәнде», «Әкият» курчак театры – «Тамчылар» балалар спектакльләрен, Әлмәт татар дәүләт драма театры – «Медея» спектаклен, Буа дәүләт сатира театры – «Доктор Айболит», «Урам себеркесе» спектакльләрен, Түбән Кама театры «Бирнәсез кыз» спектаклен тәкъдим итәчәк. Шулай ук Башкортстан, Чувашия, Мари Эл республикалары, Оренбург, Мәскәү шәһәрләре, Әзәрбайжан, Казахстан, Швейцария илләре дә үз спектакльләрен алып киләчәк.

Шунысы мөһим: Буа гына фестиваль рухында кайнамый, Апас, Кайбыч, Тәтеш районнары да фестиваль кысаларында үзләрендә шәп кенә спектакльләрне кабул итәчәк.

Фестиваль уңышлы тәмамланса, киләчәктә аның статусы да үзгәрергә мөмкин. Ул инде бөтен Россия буенча милли театрларны җыючы фестиваль булачак.

Алисә ШӘРӘФИЕВА

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев