Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Раил Садриевка бүген 50 яшь тулды

Моңа ышануы кыен, әмма Буа театрының директоры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриевка бүген 50 яшь тулды. Ярты гасырлык гомер бәйрәмен ул соңрак, 20 октябрь көнне билгеләп үтмәкче. Бу көнне Буада конференция дә, премьера да, банкет та булачак. Юбилярны киң катлам тамашачы ТНВ каналы аша белә. Монда ул...

Моңа ышануы кыен, әмма Буа театрының директоры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриевка бүген 50 яшь тулды. Ярты гасырлык гомер бәйрәмен ул соңрак, 20 октябрь көнне билгеләп үтмәкче.

Бу көнне Буада конференция дә, премьера да, банкет та булачак.

Юбилярны киң катлам тамашачы ТНВ каналы аша белә. Монда ул комедияле кыска сериаллар аша танылды. Бәлки, Раил Садриевны татарда ситком жанрына нигез салучы дип тә әйтеп буладыр (ситкомның ни аңлатканын Яндекстан җыеп карагыз).

Раил Илдар улы белән якыннан таныш кешеләр шуңа еш игътибары итә: аның энергиясе үзеннән алда йөри. Сөйләгән сүзенең яртысын аңлап булмый, чөнки үзенчәлекле тавышына бик ашыгып сөйләшүе дә өстәлә. Гомумән, ул һәрвакыт кайдадыр ашыга. Шушы ашыгу-омтылуы, энергиясе, иҗат дәрте тормыш гасырының икенче яртысында да дәвам итсен иде. Чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев