Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Раил Садриевның 50 яшенә – 50 артист!

Җәмәгать, Раил Садриевның беренче тамашачы 14 октябрьдә - Буа театры чираттагы сезон ачкан көнне күрәчәк спектакль турында сөйләвеннән соң шундый фикергә килдем - премьераны карамыйча, просто, ярамый! Беренчедән, "Килә ява, килә ява" дип аталган пьеса фәлсәфә, иронияле көлү остасы Зөлфәт Хәким әсәре буенча. Икенчедән, аны Камал театрының баш режиссеры, корифее...

Җәмәгать, Раил Садриевның беренче тамашачы 14 октябрьдә - Буа театры чираттагы сезон ачкан көнне күрәчәк спектакль турында сөйләвеннән соң шундый фикергә килдем - премьераны карамыйча, просто, ярамый! Беренчедән, "Килә ява, килә ява" дип аталган пьеса фәлсәфә, иронияле көлү остасы Зөлфәт Хәким әсәре буенча. Икенчедән, аны Камал театрының баш режиссеры, корифее Фәрит Бикчәнтәев куя. Аның профессиональлеге дәрәҗәсе һәм нинди "продукция" чыгаруы турында хәтта чит илләрдә беләләр.

- Фәрит белән эшләве җан рәхәте. Аңарда артистларга үзе күрергә теләгәнне тыныч кына, шул ук вакытта үтемле итеп җиткерә белү сәләте бар. Коллективка да аның кул астында эшләве гаять ошады, - ди Раил Садриев.

Өченчедән, спектакльдә беренче тапкыр юмор остасы Илсур Мортаза һәм Раил Садриев үзе дә уйный. Калган рольләрдә дә - Буа театрының иң шәп артистлары. Бүтән бернәрсә әйтмәсәм дә, тамашачыга билет кассаларын штурмларга форсат чыккандыр, дип уйлыйм.

Аннары труппа премьера белән гаст-рольләргә чыгып китә. Яңа елга кадәр тыгыз график буенча йөреп кайтачак.

50 яшькә - 50 артист!

Бусы да шыттыру түгел. Дуслар, чыннан да, Буа театрының "әтисе" Раил Садриев, кем әйтмешли, хоккей яшенә җитте - 5:0 аның файдасына. Ә Раил бәйрәме ул - театр, дуслар, тамашачы бәйрәме. 15 октябрьдә кунаклар Казанга, "Пирамида"га чакырулы. 1000ләп кеше килүе көтелә.

-Түр башында "президиум өстәлләре" булмый. Рәсмилектән арынып, җылы атмосферада дуслар белән аралашып утырасы килә. Кунакларны Россиянең иң төрле почмакларыннан көтәм. Кемне күрәсем килде, шуларны чакырдым, - ди туган көн иясе.

Моның белән генә бетми, кем әйтмешли, башлана гына әле. Юбиляр хөрмәтенә 17-18 октябрьдә район мәдәният сараенда Казаннан артистлар белән зур концерт булачак. Бер сүз белән әйтсәк, татар эстрадасы ике көнгә Буага "күчә". 20 октябрьдә исә Буа театры көне буе кунаклар кабул итә - конференциягә, премьерага. 14 октябрьдә премьера карарга килгән тамашачы өчен дә фуршет оештырылачак.

Юбилей көткән көннәрнең берсендә Раил Садриевка ун "бишьеллыкка" кечкенә генә йомгак ясап, берничә сорау юлладык.

- Раил Илдарович, ир-егет тормышында өч нәрсәне үтәргә бурычлы - өй салырга, малай үстерергә, агач утыртырга. Сездә әлеге "планның" үтәлеше ничек?

-Үтәлеш 100 процент. Адав-Толымбайда туган йорт нигезендә яңа өй өлгерттем. Улым үзе егет булды. Ә мин утырткан агачларны санап бетерерлек түгел.

-50 яшь - гомер уртасы, диләр. Үзегезнең олыгайганны сизәсезме?

-Көне-төне чабуда, яшь атлау турында уйларга вакытым да юк. Мин сизмим яшемне.

-Иң зур байлыгыгыз, дип нәрсәне атар идегез?

-Күңел байлыгымны, гаиләмне һәм театр-эшемне.

-Сезгә тормышта нәрсә җитми?

-Вакыт.

- Сезнеңчә, "безвыходная ситуация" буламы? Аннан ничек чыгасыз?

-Андый ситуация юк. Аннары аның чыгу юлы барыбер ачыла. Сезне тормыш бу тупикка китереп куйган икән, димәк, сез инде чыгу юлында. Бары тик ниндидер фикерне, карашны, гамәлне үзгәртергә кирәк.

-Дусларыгыз күп. Чын дустыгыз бармы?

-Минемчә, "чын дус" дип, бер кешедән күпне таләп итү дөрес түгел ул. Теләсә кайчан таянырлык кешеләрем бар - хатыным, сеңелем, коллегаларым арасында берничә кеше. Ә дусларым арасында кемгә кайсы чакта мөрәҗәгать итәргә була, тормыш тәҗрибәм буенча беләм.

-50 яшьлек Раил 20 яшьлектән нык аерыламы? Нәрсәсе белән?

- 50 яшьлек Раил бу дөньяга нәрсәгә килүен, ничек яшәргә кирәген, ничек китәчәген, ике сүз белән, тормышның мәгънәсен белә башлады.

-Сезнең дошманнар бармы?

-Мине өнәмәүчеләр бардыр, әмма мин беркемне дә дошман күрмим. Күңелемдә ачу саклап, бу "йөкне" күтәреп йөрергә яратмыйм.

-Сез үзегез кебек кешене ярата алыр идегезме?

-Ярата алыр идем, әмма тора алмас идем.

- Үзегезгә юбилей уңаеннан нәрсә телисез?

-Саулык-сәламәтлек, гаилә тигезлеге, эш, һәрнәрсәдә гармония булуын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев