Байрак
  • Рус Тат
  • Раил Садриевта кунакта (ФОТО-ВИДЕОрепортаж)

    "Татар-информ" журналистлары Буа театрының 100 еллыгы уңаеннан театр җитәкчесе Раил Садриевта кунакта булдылар. Төгәлрәге, Раил Садриев дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Раил Садриевның бер хатыны, бер улы, бер театры, Буада һәм районның Адай-Толымбай авылында ике кафесы (шуның берсе кунакханәле), Казанда һәм Буада берәр фатиры, Адай-Толымбай авылындагы нигезендә салынып яткан ике катлы...

    "Татар-информ" журналистлары Буа театрының 100 еллыгы уңаеннан театр җитәкчесе Раил Садриевта кунакта булдылар. Төгәлрәге, Раил Садриев дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар.

    Раил Садриевның бер хатыны, бер улы, бер театры, Буада һәм районның Адай-Толымбай авылында ике кафесы (шуның берсе кунакханәле), Казанда һәм Буада берәр фатиры, Адай-Толымбай авылындагы нигезендә салынып яткан ике катлы уртача гына зурлыктагы йорты, йортында шактый зур теплицалары, ишегалдында дүрт тавыгы белән бер әтәче бар. Театр белән кафеның үзенеке булуын Раил үзе "Итекле мәче" әкияте белән чагыштыра - янәсе, "Сорасалар, Маркизныкы дип әйтегез".

    Ә инде "юк"ларын барласак, Раилның театрдагы һәм "Тамак" кафесындагы ике кабинетының берсендә дә, шулай ук өендәге кабинетында да компьютер юк. Раилның әле балчык чүлмәк ясый торган станогы да юк. Анысын ул 50 яшенә бүләк итмәсләрме дип өметләнгән - итмәгәннәр. Дөрес, әле станок булдыру беренче планнарда каралмаган - вакыты юк, шулай да Раилның керамик чүлмәкләр, тәлинкәләр ясау хыялы үз чиратын көтеп күңел түрендә яшәп ята. Ә әлегә ул керамик эшләнмәләрнең башкалар ясаганын гына сатып ала. Күп алар аның Толымбайдагы йортының икенче катында урнашкан кабинетында. Ә менә картиналар ясаштыргаларга вакыт таба. Ул аларны сирәк кенә һәм тиз генә ясап ата. Вакыты булганда. Алар аның өен бизиләр...

    Әле мин Раил турында тагын әллә ниләр яза алам, чөнки без - "Татар-информ" журналистлары - Буа театрының 100 еллыгы уңаеннан, Раил Садриевта кунакта булып, аның янында бөтен бер көнебезне үткәрдек. Гафу үтенәбез, Раилның шактый эшен калдырдык. Әмма күңелебез изгедә иде - без Раилның уңыш серен ачарга тырыштык.

    Фәлсәфә

    Башта без Раилның театрдагы кабинетына кереп, аның фәлсәфәсен тыңладык. Ярата ул интервью бирергә. Бу пиар кирәккә түгел, ә аның әйтәсе килгән сүзенең күп булуы белән бәйле. Мәсәлән, ул соңгы елларда матди һәм рухи байлык турында уйланырга һәм үзе уйлаганнарны башкаларга да җиткерергә тырыша. Аерым алганда, "Кешенең "дөнья малы" белән мавыкмыйча, үзе белән теге дөньяга алып китеп булмый торган байлык тупларга тиешлеге" турында аеруча яратып сөйли. Сөйләгән саен текстын камилләштерә, шомарта бара. Кат-кат ишетсәм дә, ул аны һәр сөйләгәне саен тәмләп, күңелгә ирешерлек итеп сөйли.

    Кабинет

    Мин Раилның иркен, якты кабинетында матурлап, кадерләп тезелгән "дөнья малы" белән танышам. Мондагы сувенирның очы-кырые юк, дивардагы эреле-ваклы картиналар да зәвык белән, анда сурәтләнгән шәхесләрнең Раил күңелендә урын алган статусын күздә тотып эленгән.

    Әйткәнемчә, кабинетта компьютер юк. Дөнья белән булган бар элемтә кәттә айфон аша бара. Телефон һәм ватсап - аның тиз элемтәгә булган ихтыяҗын нигездә шулар канәгатьләндерә.

    Киштәләрдәге очсыз-кырыйсыз сувенирлар, төрле ташкурчаклар арасында хәтта балалар яратып уйный торган пластмасса "неваляшка"га кадәр бар. "Неваляшка" Раил өчен символик мәгънәгә ия: "Сугып ексалар да, сикереп торырга кирәк, - ди ул уенчыкны кат-кат бәреп егып. - Менә, без шундый милләт булырга - ексалар да, торырга тиешбез".

    Эш өстәлендә һәр кәгазь тәртип белән тезеп куелган. "Монда тәртипсезлек", дисә дә, без тәртипсезлек мондый булганда тәртипнең нинди булганын күз алдына да китерә алмадык.

    Өстәл түрендә - хатыны белән улының фоторәсемнәре. Сагынганда карыйдыр - чөнки Раилнең гаиләсе Казанга күченгән. Бу - улы Фәритнең Казанда укуы белән бәйле. Раил үзе, йомыш белән Казанда булмаган һәм гастрольләргә китмәгән чагында, Толымбай авылындагы төп йортына - әтисе янына кайта.

    Адай-Толымбай

    Раилның яңа йорты 328 ел дәвамында Садриевлар нәселе яшәгән, Раил туып үскән нигездә салынган. Зур итеп өй салып куелгач, йорт кадәр үк булмаса да, шактый зур берничә теплица корылгач, гап-гади татар ишегалды әтәче һәм дүрт тавык өчен тыйнак кына сарай да салынгач, Раилның биләмәләре бик зур күренми. Теплицалар нигездә виноград һәм помидор үстерер өчен корылган. Чөнки Раил помидор ярата. Ә виноград... Буаның кара туфрагында нигә виноград үсмәскә тиеш ди әле?! Раил аларның сортларын, Мичурин үзе көнләшерлек итеп, исемләп тә сөйләде.

    Төзелеш барган ихатада ноябрь аенда иң күзгә ташланган, эстетик яктан иң матур әйбер - иске өйне сүткәндә алып куелган тәрәзә йөзлекләре. Раил аларны киләчәктә нишләтәчәген әйтмәде.

    Тәрәзә йөзлекләре - иске йортны сүткәннән калган бердәнбер деталь түгел. Тагын бер "экспонат" өй эчендә сакланган. Раил үзе туып үскән өйнең бер як бурасын сүттерми калдырган. Иске бура, чистартып куелгач, яңа йортны ямьләп кенә тора.

    Раил йокы бүлмәсеннән башлап, әле ягып юынырлык хәлгә китерелмәсә дә, "Рәхим итегез!" табличкасы кадаклап куелган мунчасын да, өске каттагы кабинетын да күрсәтте.

    Әйткәнемчә, биредә дә компьютер юк. Аның каравы, зур гына китап шкафы, балчык чүлмәкләр өчен махсус шкаф, алдына гуашьлар тезелгән мольберт, спорт җиһазлары бар. Раил авылы белән юкка мактанмый икән - тәрәзәдән күренгән табигать күренеше, чыннан да, бу яңа йортның үзкыйммәтен шактый арттырадыр...

    Метеорит

    Чираттагы тукталыш - ялан кыр уртасында. Раил безне Карлы метеоритын күрсәтергә алып китте. Дөресрәге, урынын гына. Чөнки метеорит җир астында. Күзгә күренгәне - гап-гади иңкүлек.

    Мәгълүмат өчен. Википедия мәгълүматларына караганда, диаметры 10 км.лы Карлы (Карлинский) метеориты Буа шәһәренең көнчыгыш ягына, Чувашия чигенә моннан биш-ун миллион еллар чамасы элек төшкән булган. Зөя елгасының сул як кушылдыгы булган Карлы елгасы хөрмәтенә карлы метеориты дип атала. Әлеге метеорит кратеры турындагы мәгълүмат метеоритлар турында мәгълүмат сакланган халыкара каталогларда да бар.

    "Метеоритның эпицентры Буа җиренә туры килә. Ул 25 метрлы катлам, чама белән 10 чакрым диаметрда. Күрәсезме, хәзер монда басу, бернинди логистика, инфраструктура юк. Ә бит бөтен нәрсәне кеше эшли - күз курка, кул батыр. Башлап җибәрергә кирәк! Казып-бораулап карарга! Радиация фоннарын тикшерергә кирәк. Бәлки, казып төшкәч, дәвалау сыйфатына ия булган әйберләр табарбыз, бәлки, файдалы катлам чыгар. Бар бит анда ул метеорит! Ул бит Россиядә иң зурысы! Бу бит Буада туристик маршрутны җанландырып җибәрер иде", - дип сөйләде Раил.

    Туфрак

    Шулай да Раил Буаның символы дип күзгә күренмәгән метеоритны түгел, гасырлар дәвамында бабаларын туендырган кара туфракны саный. "Татарстанда иң уңдырышлы туфрак - Буада, - ди Раил. - Буа гербына сарык ясап куйганнар. Безнең символ - кара туфрак!" - ди ул.

    Театр

    Чираттагы, дөресрәге, Буа җирлегендәге соңгы тукталыш - Буаның тагын бер тере символы - Буа татар дәүләт драма театры.

    Раил чисталык һәм тәртип ярата - театрның "служебный" ишегеннән үткәндә тартмадан бахил алып киябез. Театрда репетицияләр бара. "Адвокат" спектакле буенча Раил Садриев белән бергә репетиция ясарга әзерләнеп йөргән артистлар, җитәкчеләре янына мәктәп балалары кунакка килгәнне белгәч - ә балалар алар иң кадерле кунаклар, алар өчен репетицияне чигереп тору да гөнаһ түгел - икенче репетициягә тотындылар. Без артистларның "Кече шәһәр театрлары" федераль проекты буенча Буа театрына бирелгән акчага куелган "Дуракуены" спектакленә репетиция ясавын тамаша кылдык. Монысы Раилдән башка уйнала торган спектакль.

    Менә, ниһаять, "Адвокат"ка да чират җитә. Сәхнәдә - кызыл костюмлы адвокат - Раил Садриев. "Ахырдан герой янына кеше кыяфәтендә Үлем килә - герой аның тәэсирендә үзгәрә. Әсәр шуның белән кызыктырды - шуңа күрә алындык", - дип аңлата Раил үтеп барышлый.

    Шунысы кызык, әгәр Раил сәхнәдә репетиция вакытында телефоннан сөйләшә башлый икән - бу әле аның герое - теге адвокат сөйләшә дигән сүз түгел. Бу бары тик Раил кемгәдер бик каты кирәк булган һәм Раил ниндидер бик зур проблеманы хәл итеп ята дигән сүз. Раил телефонын өстәлгә ата да, шул арада герой булып сөйләшә башлый. Аннары тагын телефонына ябышып берәр бик каты җитди проблеманы хәл итеп ала. Кыскасы, аңламассың - кайда монда Раил үзе дә, кайда монда теге адвокат - "Бөтенесе шул бер флаконда", диярсең.

    Раилның бөтен биләмәләрендә - театрда да, кунакханә-кафе комплексында да - Раилнең фоторәсемнәре һәм авторы билгеле һәм билгесез "бөекләр сүзләре" - афоризмнар. Тегеләре дә, болары да төрле зурлыкларда һәм төрле рамаларда. Фоторәсемнәрнең күп булуын "Раил культы" дип аңларга кирәкми. Раил Садриев моны бик гади һәм итальян темпераменты белән кычкырып аңлата: "Кая куйыйм ди инде мин ул бүләк ителгән рәсемнәрне?!" Шуңа күрә алар диварларны ямьләп торалар да инде. Үзебез тикшереп карадык - энергетикаларны яхшы ул фоторәсемнәрнең - караган саен кәефне күтәрәләр.

    Фоторәсемнәр дигәннән, Раилнең үзенеке һәм театрның бөтен артистлары фоторәсемнәре театр бинасының тышкы як диварында да эленеп тора. Гаҗәп - әле Рамил Шәраповның фотосы да алып куелмаган. Рамил - Буа театры артисты буларак танылып, эстрадага киткән юморист. "Ә, аны әйтәсеңме? Быел алабыз. Юк, үзен түгел, фотосын театрдан алабыз", - диде Раил.

    Килгән-киткәннәр дигәннән, эстрададан килеп, "Тантана" республика театр премиясенең ярты "Дебют" номинациясен алып, яңадан үзенең шоу-бизнесына китеп барган Илсур Мортаза турында да сорашасы иттем. Абыйлы-энеле Илсур һәм Фирзәр Мортазиннар - Раил Садриевның якташлары - Буа егетләре. Илсур театрда эшләп, берара Зөлфәт Хәкимнең "Килә ява, килә ява" спектакле белән бик актив гастрольләргә йөреп алган иде. 2017 елның язында - "Тантана" театр премиясен тапшыру тантанасында көтелмәгән хәл булды - комиссия "Дебют" премиясен икегә бүлеп аның икенче яртысын Илсур Мортазага тапшырды. Ә беренче яртысына "Кибет" спектаклендәге Карлыгач роле өчен Әлмәт театрының яшь һәм талантлы артисты Диләрә Ибәтуллина лаек булды. Сүз уңаеннан, быел әлеге спектакль дүрт номинация буенча "Алтын битлек" милли театр премиясенә тәкъдим ителде. "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Диләрә Ибәтуллинада дәрәҗәле театр премиясе номинанты. Ә Илсур Мортазин... "Эшләп китмәсме дигән идем инде..." дип кенә куйды Раил Садриев бу теманы куертасы килмичә...

    Йөз ел

    Шулай итеп, Раил Садриев быел Буа театрының 100 еллыгын үткәрә. Театрның йөзъеллыгы "Учитель Мифтахетдинов Буада театр куйды" дигән тарихи язмага нигезләнә.

    - Ул Мифтахетдиновның нәселен эзләп тапмадыңмы?

    - Юк бит. Нигә?

    - Театрның бер легендасы булыр иде... - дия башладым да, тукталып калдым. Мифик Мифтахетдиновның легендасы реаль Садриевның үз легендасын уздыра алмаячактыр...

    Мәгълүмат өчен. Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев 1966 елның 14 октябрендә Буа районының Адай-Толымбай авылында туган. 1993 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. Ун ел чамасы төрле урыннарда фәлсәфә укыткан. 2002-2007 елларда Буа халык театры белән җитәкчелек иткән. 2007 елда Буа театры дәүләт статусын алган.

    Интертат.ру

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: