Байрак
  • Рус Тат
  • Рамазан аенда  буалылар алып килгән сәдакаларга мохтаҗларга  азык-төлек таратыла

    Районда Рамазан аенда кешеләрнең бер-берсенә ярдәм итүе – күптәнге традиция.

    Быел, коронавирус таралу  куркынычы шартларында да,  ярдәмләшү  киң колач алды. Шәһәрнең 8нче мәчет мәхәлләсе  “Рамазан күчтәнәче” акциясе  башлап җибәрде. Аның кысаларында мәчет исәбенә сәдака итеп күчерелгән акчага азык-төлек сатып алып, аны мохтаҗ гаиләләргә тараталар.

    27 апрельдә буалылар  күчергән 9550 сумга 20 гаилгә азык-төлек пакетлары  тапшырылды.  Шул исәптән гомуми суммасы 6400 сум булган  14 пакетны  шәхси эшмәкәр китерде.

    Рамазан аенда тапшырылган сәдакаларны шул рәвешле  изге ярдәмгә тоту дәвам итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: