Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Рауза Хәйретдинова вафат

Бүген 90 яшендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова вафат булды. Бу хакта Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә. Рауза Хәйретдинованы соңгы юлга озату иртәгә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак.

Хәйретдинова Рауза Котдүс кызы 1928 елның 3 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылында туа. 1948 елда Г.Камал исемендәге театр каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Иҗат эшчәнлегенең башында лирик пландагы яшь кызлар, бигрәк тә җырлаучы героиня рольләрен башкарды. Соңрак үткен, чая холыклы образлар иҗат итте.

Актрисаның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев