Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Равил абый Ягафаров истәлегенә

Равил абый истәлегенә

 

Ай-һай кырыс булды кәбисә елы
Бик күп кеше китте дөньядан.
Безне ятим итеп моңнарыннан
Равил абый китте безнең арадан.

Көр күңелле моңлы сандугачыбыз 
Нигә ташлап киттең талыңны?
Кемнәр җырлар моңлы җырларыңны 
Ник Газраилгә бирдең җаныңны? 

Син бит әле безгә кирәк идең, 
Ник ашыктың җирдән китәргә? 
Моңлы җырларыңны җырлый, җырлый 
Кирәк иде йөзгә җитәргә. 

Моңлы сандугачлар җирдә генә түгел 
Димәк ахирәттә дә кирәкләр. 
Моңнарыңа сусап, сине сагынып 
Тибәр инде безнең йөрәкләр. 

Күңелләрнең һич ышанасы килми 
Безнең араларда синең юклыкка 
Кемнәр җырлар синең җырларыңны 
Моңнарыңа гашыйк  халкыма? 
             21.12.20. Алсу. Буа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X