Байрак
  • Рус Тат
  • Район башлыгы буалы балалрга ноутбуклар тапшырды  (+фото)

    Районда  физик мөмкинлеге чикле балаларны мәктәптән тыш эшләр үзәгенә мастер-класста катнашырга чакырдылар.

    Мәктәпләрдә укучы 30дан күбрәк бала анда кәгазьдән уенчыклар ясады, агачка яндырып рәсем төшерделәр, аэробика буенча дәресләр алдылар. Декада кысаларында район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камәртдинов шушы көннәрдә сәламәтлеге чикле бала тәрбияләүче гаиләләрдә булды. Ул аларга ноутбуклар һәм келәмнәр бүләк итте, әти-әниләрнең көндәлек тормышлары, проблемалары белән кызыксынды.  Озак дәвалану таләп ителүче  буалы кызга матди ярдәм тапшырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: